Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөткергәннән искитмәле микстура

Хәзер без тәкъдим итәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шуның хәтле файдалы ки, замана медицина препаратлары да бер читтә торсын! Бу аңлашыла да: чөнки ул әбиләребездән калган рецепт, нигезендә натураль компонентлар ята. Тиз арада терелергә яки форс-можор ситуациядә тиз аякка басарга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз....

Хәзер без тәкъдим итәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шуның хәтле файдалы ки, замана медицина препаратлары да бер читтә торсын!

Бу аңлашыла да: чөнки ул әбиләребездән калган рецепт, нигезендә натураль компонентлар ята. Тиз арада терелергә яки форс-можор ситуациядә тиз аякка басарга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.
Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 аш кашыгы бал салырга кирәк. Аерым савытта йомырка сарысына бал калагының очына гына чәй содасы салып әйбәтләп болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушкач тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә, тик файдалылыгы буенча тиңнәр булмас.
Шушы борынгы микстура белән әбиләребез бронхит, ларингит, хәтта трахеитны да дәвалаган.
Балагыз ютәлли башласа, аптекага йөгергәнче, йомыркалы катнашма эчертеп карагыз, үкенмәссез!
http://saby-rt.ru/news/ash-su/ytkergnnn-yomyrkaly-mikstura-3-sgatt-ayakka-bastyra

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөткерү тамак авырту исәнлек терелү чирле балалар