Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөрәгегезне саклагыз

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны елдан-ел арта. Еш кына, йөрәк авырулары яшәрә, дигәнне дә ишетергә туры килә. Моның сәбәпләре нидә? Әлеге сорау белән без район үзәк больницасы терапевты Әнисә Минхәеровага мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәге киңәшләрне бирде: "Иң элек яшәү рәвешеңне үзгәртергә һәм иң гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк: - беренче эш...

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны елдан-ел арта. Еш кына, йөрәк авырулары яшәрә, дигәнне дә ишетергә туры килә. Моның сәбәпләре нидә? Әлеге сорау белән без район үзәк больницасы терапевты Әнисә Минхәеровага мөрәҗәгать иттек.


Ул түбәндәге киңәшләрне бирде: "Иң элек яшәү рәвешеңне үзгәртергә һәм иң гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

- беренче эш итеп, тартучы кеше тәмәкесен ташларга тиеш;

- спиртлы эчемлекләр эчүне чикләргә яки аңардан бөтенләй ваз кичәргә;

- аш тозы куллануны тәүлеккә 6 граммга кадәр чикләргә;

- өстәл өстендә тоз савыты тотмагыз, азыкны тозсыз әзерләргә тырышыгыз, консервланган яки тозланган ризыктан баш тартыгыз, свежий яшелчә, җиләк- җимеш кенә ашагыз;

- гәүдә авырлыгын нормада тотарга, һәр артык килограмм артериаль кан басымы күтәрелүгә сәбәп;

- майлы һәм баллы (печенье, конфет, шоколад, туңдырма) ризыклар куллануны киметергә.

Тәүлеклек рационның калориясе организмның энергетик югалтуы белән тәңгәл килергә тиеш. Азык-төлекне парда хәзерләргә, суда яки камырга төреп пешерергә. Ризык әзерләгәндә үсемлек майлары (зәйтүн, көнбагыш, кукуруз) кулланырга;

- даими рәвештә физик күнегүләр ясарга (физик нагрузканы врач билгели);

- артериаль кан басымын нормада тотарга тырышыгыз;

- даими рәвештә кандагы холестерин һәм глюкозаны тикшереп торыгыз.

Ә инде чирнең беренче билгеләре барлыкка килә икән, врачка мөрәҗәгать итегез, үз белдегегез белән дәваланырга тотынмагыз".

Менә шул киңәшләргә колак салып, кагыйдәләрнең кайберләрен генә үтәсәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары безне читләп үтәр. Врач сүзенә колак салыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Йөрәккан тамырлары авырулары

2
X