Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Галимнәр Covid-19 вирусын тагын да куркынычрак итә торган мутация төрен ачыклаган

Вирусны антитәнчекләр танымасын өчен, ул трансформацияләнә, дип саный белгечләр.

Коронавирус инфекциясенең куркыныч мутациясе ачыкланган, ул аны сәламәтлек өчен тагын да куркынычрак итә. Бу хакта Fox Newsта дөнья күргән Британия галимнәренең тикшеренүенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Коронавирусның аксым шиплары организмга җиңелрәк үтеп керү өчен, ун төрле формага керә ала.

Фрэнсис Крик институты белгечләре тикшеренү үткәргән һәм Covid-19 шипларының үзгәрүен һәм артык ябышучан булуын ачыклаган.

«Гриппның да, ВИЧның да үтеп керүенең мондый катлаулы механизмы юк», — дип хәбәр итәләр белгечләр.

Аларның мәгълүматлары буенча, лаборатор шартларда аксым шиплары бик тиз үзгәргән — аларга моның өчен нибары 60 секунд кирәк булган. Шуңа да карамастан, чынлыкта коронавируска таралу өчен вакыт күбрәк кирәк булачак.

Вирусны антитәнчекләр танымасын өчен, ул трансформацияләнә, дип саный белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев