Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында ике кешене елан чаккан

Шушы көннәрдә генә район үзәк больницасына, елан чагудан зарланып, Шешминкада яшәүче ир-егет мөрәҗәгать иткән. Быел бу шундый икенче очрак. Больница хезмәткәрләре әйтүенчә, беренче очрак май аенда ук теркәлгән. Ул чакта Күтәмәдән бер ир-атны алып килгәннәр. Икенчесе 16 августта Шешминкада була. Елан урманда утын әзерләүче ир-егеткә һөҗүм итә. Әүвәл ул елан...

Шушы көннәрдә генә район үзәк больницасына, елан чагудан зарланып, Шешминкада яшәүче ир-егет мөрәҗәгать иткән. Быел бу шундый икенче очрак.

Больница хезмәткәрләре әйтүенчә, беренче очрак май аенда ук теркәлгән. Ул чакта Күтәмәдән бер ир-атны алып килгәннәр.
Икенчесе 16 августта Шешминкада була. Елан урманда утын әзерләүче ир-егеткә һөҗүм итә. Әүвәл ул елан чакканын сизми дә кала. Ләкин иртәнге сәгатьтә хәле авырая, аны район үзәк больницасына китерәләр. Беренче медицина ярдәме күрсәтеп, стационарга юнәлдерәләр.
Соңгы вакытта еланнар күбәюне кызу, коры җәйләр белән аңлаталар. Эссе көннәрдә еланнар аеруча актив икән.
Сүз уңаеннан, бездә агулы еланнарның бер төре генә бар - кара яки зәһәр. Табиблар әйтүенчә, җәй айларында, нигездә, елан тешләүнең берничә очрагы ел саен теркәлә икән.
Район үзәк больницасының хирургия бүлеге мөдире Рәмил Минголов елан тешләгәндә мөмкин кадәр тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Кан тамырларын тарайту һәм канга агу үтеп кермәсен өчен, елан чаккан урынга салкын әйбер куярга, моннан тыш күп итеп су эчәргә дә кирәк. Жгут кую катгый тыела. Агуны суырып алырга да ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: