Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Дуңгыз гриппы” әллә ялган, әллә чын...

Хәзер барлык сырхауханәләрдә һәм поликлиникаларда бахил гына түгел, битлек киюне дә таләп итәләр - грипптан сакланалар, саклыйлар. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр иткәнчә, грипп котыру сәбәпле 11 меңнән артык мәктәп һәм ике меңнән артык балалар бакчасы карантинга ябылган. Хәзер бу чир Үзәк округның кайбер төбәкләрендә, шулай ук Төньяк-Көнбатыш, Урал, Себер...

Хәзер барлык сырхауханәләрдә һәм поликлиникаларда бахил гына түгел, битлек киюне дә таләп итәләр - грипптан сакланалар, саклыйлар. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр иткәнчә, грипп котыру сәбәпле 11 меңнән артык мәктәп һәм ике меңнән артык балалар бакчасы карантинга ябылган.

Хәзер бу чир Үзәк округның кайбер төбәкләрендә, шулай ук Төньяк-Көнбатыш, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында чәчәк ата, аеруча Н1-N1 вирусы, ягъни, "дуңгыз гриппы" киң таралган, имеш. Шулай да Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдергәнчә, грипп эпидемиясе ил күләмендә сүлпәнәйгән, мондый чирлеләр саны кими башлаган. Узган елның ноябреннән бу ел гыйнварына кадәр 3 миллион 500 мең русиялегә "грипп" диагнозы кулган. Чирләүчеләрнең 80 процентында "дуңгыз гриппы" күзәтелгән. Грипп ел саен мутантлаша һәм бик тиз йогып, шулай ук тиз арада азып, пневмониягә китерүче әлеге вирус белән көрәшергә табибларның тәҗрибәсе дә җитеп бетми икән. Грипп белән чирләмәс өчен вакцина салдырырга кыстасалар да, ул да "әҗәл даруы" түгел - 50-70 процент кына гарантия бирә, имеш. Быелгы кышкы сезонда русиялеләрнең 30 проценты гына вакцина салдырган.
Шул ук вакытта "дуңгыз гриппы" кыйммәтле дарулар, вакциналар сату өчен эре фармацевтика компанияләре уйлап чыгарган уйдырма гына ул дигән фикер дә бар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында "дуңгыз гриппы"на каршы көрәш өчен җыелган гадәттән тыш комитеттагы унбиш экспертның бишесенең фармацевтика корпорацияләре белән бәйле булуы ачыкланган. Дуңгыз гриппының беренче очраклары 2009 елның апрелендә Мексикада һәм АКШта ачыкланып, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шул ук елның июнь аенда инде грипп эпидемиясе турында чаң суккан, нәтиҗәдә, фармацевтика компанияләре җан-фәрманга вакцина җитештерә башлаганнар. Соңрак исә гадәти грипптан кешеләрнең "дуңгызныкы"на караганда күбрәк үлүе ачыкланган. Шуңа да карамастан, дөньядагы 300 миллион якын кешегә нәкъ менә "дуңгыз" гриппына каршы вакцина салынган. Бәлки "кош гриппы" кебек кинәт пәйда булган һәм юкка чыккан чирләр белән дә шул ук экспертлар шөгыльләнгәннәрдер...
Сүз уңаеннан. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, инде Бразилиядә черкиләр тарата торган Зико вирусы калкып чыкты һәм әлеге дә баягы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Зиконың бөтен дөньяга таралу куркынычы яный дип белдерде. АКШта күптән түгел аның кешедән кешегә күчү очрагы теркәлгән. Бу ни бу? Чираттагы афәтме, әллә чираттагы «шагыйранә ялганмы»? Алла сакласын!
http://tatyash.ru/index.php?issue=12225

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Роспотребнадзор грипп карантин