Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнле вакцина ясатырга киңәш итә

Кешелек дөньясы менә инде ике елдан артык мәкерле авыру - коронавирус белән көрәшә. Ковид госпитальләрендә урыннар җитми, кайбер авырулар үпкәләрне ясалма вентиляцияләү җиһазлары ярдәмендә сулый... Чир картларны да, яшьләрне дә аямый.

Шул сәбәпле яңа чикләүләр кертү безнең көндәлек тормышыбызда кыенлыклар китереп чыгара, әмма бу кирәкле, мөһим чара. Авыруны җиңәргә мөмкин, моның өчен вакытында вакцинация ясатырга кирәк, ди белгечләр. Әгәр пандемия башында халык моңа шикләнеп караган булса, хәзер алар ирекле рәвештә прививка ясата. Күпләр бу үзеңне һәм якыннарыңның сәламәтлеген саклау өчен бердәнбер юл икәнен аңлыйлар.

Чирмешән авылыннан Михаил Фадеев әлеге уколны җәй көне үк кадаткан.

- Беренче компоненттан соң хәлем яхшы булды, ә менә икенчесеннән соң кичкә таба бераз температура күтәрелде, тән авыртты, ләкин иртәнгә барысы да үтте. Вакцинадан соң үземне ышанычлырак хис итәм, тик бу прививка мине коронавирустан 100 процентка сакламаячагын аңлыйм. Әмма хәтта авырсам да, чирне аякта, җиңел формада һәм өзлегүләрсез кичерермен дип өметләнәм.  Әгәр дә инде медицина ягыннан чикләүләре юк икән, табиблар рөхсәт итсә, мин якташларыма прививканы ясатырга киңәш итәм. Вакцинация безгә коронавирусны җиңәргә ярдәм итәчәк дип уйлыйм, - ди Михаил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X