Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында узган ел 26 кеше тычкан бизгәге йоктырган

Узган елны районда бөерләрне зарарлаучы геморрагик бизгәк белән чирләүнең 26 очрагы теркәлгән. Безнең район территориясе әлеге чирнең таралуы буенча республикада "алдынгылар сафында". -Бөер синдромлы гемморагик бизгәк (ГЛПС) - табигый юл белән күчә торган кискен йогышлы авыру. Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр - кыр тычканнары тарата....

Узган елны районда бөерләрне зарарлаучы геморрагик бизгәк белән чирләүнең 26 очрагы теркәлгән. Безнең район территориясе әлеге чирнең таралуы буенча республикада "алдынгылар сафында".

-Бөер синдромлы гемморагик бизгәк (ГЛПС) - табигый юл белән күчә торган кискен йогышлы авыру. Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр - кыр тычканнары тарата. Кеше бу авыруны тузан аша йоктыра. Әүвәл вирус үпкәләргә эләгә, ә соңыннан кан белән башка органнарга һәм тукымаларга тарала. Кешедән кешегә инфекция күчми, - ди район үзәк больницасы врачы Нәсимә Габдрахманова. - Авыруның беренч6е билгеләре күпмедер вакыт узганнан соң гына беленә. Тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелергә, күңел болганырга, буыннар авырта башларга мөмкин. 4-5 көннән соң бил һәм эч авырта башлый, кайбер очракта тәндә тимгелләр барлыкка килә. Бөерләрнең эшчәнлеге бозыла. Әгәр вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәсә, кеше үләргә дә мөмкин.
Әлеге вируска каршы махсус вакцина юк, авыруны кисәтү санитар чараларга һәм кимерүчеләр белән көрәшкә кайтып кала. Шуңа күрә, авыруны йоктырмас өчен кайбер саклану чаралары күрү зарур. Йорт, бакча тирәләрендә кимерүчеләр үрчүгә юл куймаска. Тузанлы эш башкарганда, авыз - борынны капларга, резина перчаткалар киеп эшләргә. Табигатькә ял итәргә чыкканда да саклану чаралары турында онытырга ярамый. Ризыкны тычканнар үтеп керә алмаслык итеп элеп куйсаң яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы тычкан бизгәге геморрагик бизгәк йоктыру