Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында 19 наркоман исәптә тора

Район үзәк больницасының наркология кабинетында 19 наркоман, 2 токсикоман исәпкә куелган. Болар барысы да безнең районда яшәүче кешеләр. Наркомания - "юк!" сүзен әйтә алмаучы кешеләр проблемасы. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә - теләк дигәнне аңлата. Наркоманиядән интегүче кеше наркотикларга психик һәм физик яктан бәйле була. Наркоман даими рәвештә наркотиклар куллана. Ул...

Район үзәк больницасының наркология кабинетында 19 наркоман, 2 токсикоман исәпкә куелган. Болар барысы да безнең районда яшәүче кешеләр.

Наркомания - "юк!" сүзен әйтә алмаучы кешеләр проблемасы. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә - теләк дигәнне аңлата. Наркоманиядән интегүче кеше наркотикларга психик һәм физик яктан бәйле була. Наркоман даими рәвештә наркотиклар куллана. Ул кешегә вакытлы рәхәтлек бирә. Үзенең тормышына алмаштырган наркотик эйфориясе 1-5 минут кына дәвам итә. Аннан соң 1-3 сәгать дәвамында наркоман тынычлану фазасында була, әкренләп саташып йокыга тала. Шуннан башлана инде чир.
Тәмәке тарту да наркоманиянең көнкүрештәге бер төре булып санала. Аңа тартылуның төп сәбәбе - кызыксыну. Яшь вакытта тәмәке тартуның тагын бер сәбәбе - олыларга охшарга тырышу. Гаиләсендә тәмәке тартучы булмаган балаларның 25 проценты бу начар гадәткә ияләнә. Ә тәмәке тартучы гаиләләрдә ул 50 проценттан да артып китә. Тәмәке төтенендә 30 төрле агулы матдә бар.
Наркоманияне профилактикалау, иртә срокларда ачыклау максатында, инде 10 ел мәктәп укучылары, яшүсмерләр арасында әңгәмәләр, тестлаштыру үткәрелә.
-2015 елда һөнәр училищесында һәм мәктәпләрдә 76 яшүсмер тикшерелде. Шөкер, тикшерелгәннәр арасында уңай нәтиҗәләр ачыкланмада, - ди район үзәк больницасы психиатр-наркологы Лилия Мортазина. - Быел 300 укучыны тикшерү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Наркомания район үзәк больницасында