Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Августта җыела торган үләннәр

Үләннәрне Питрауга кадәр генә җыярга кирәк дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чынлыкта шифалы үләннәрне августның беренче 12 көнендә җыярга ярый.

Августта җыела торган үсемлеккә иң элек эт тигәнәге керә. Аны чәчәк аткач та җыярга кирәк.

Кандала үләне дә чәчәк атканда җыелырга тиеш. Әлеге үсемлекнең чәчәкләре сары һәм ак, дару өчен сары чәчәклеләрен җыярга кирәк. Кандала үләне тромбоз, көзән җыерулар, стенокардия белән көрәшергә ярдәм итә.

Мәтрүшкәне җәй буе җыярга ярый. Аның белән салкын тиюне, хатын-кызларның җенес системасы авыруларын, ревматизм, эпилепсия, көзән җыеруны дәвалыйлар. Мәтрүшкәне тәм өчен чәйгә дә салырга мөмкин.

Тырнак гөлнең (календула) чәчәкләрен җыярга кирәк. Алар эпидермис, ашкайнату системасы, бавыр, сулыш системасы авыруларыннан дәвалый.

Казтабанны (аптека ромашкасын) да җыеп киптерү яхшы. Аның чәчәкләре ашкайнату һәм сулыш системасындагы авыруларны, салкын тиюдән дәва буларак кулланыла.

Августта шулай ук кычыткан, песи үләне тамыры, сазанак, үлмәс гөл (бессмертник песчаный) чәчәген, шома көпшә (дягиль лекарственный) тамыры, аир тамыры, алтынбаш, балан кайрысы, әрекмән тамыры, үги ана яфрагы, абага тамыры, гөлбадран, бака яфрагы, әрем, меңъяфракны җыеп калырга кирәк.

Миләүшә Халикова.

Источник

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев