Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда +1 градуска кадәр җылы булачак

4 февральдә Татарстан территориясендә җепшек кар, вак яңгыр явуы һәм һава температурасы 1 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

«Болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез җепшек кар һәм вак яңгыр фаразлана», диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.

Урыны белән буран, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр тизлек белән исүе ихтимал.

Төнлә һава температурасы -9…-14 градус фаразлана. Иртән һава температурасы -4…-9 градус, көндез -4…+1 градус булачак.

Элегрәк Татарстанда томан аркасында күз күреме начарлану һәм бозлавык булачагы турында кисәттеләр, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев