Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан үлүчеләр статистикасына ачыклык кертте

Татарстанда коронавирустан вафат булучыларның 54 проценты – ир-атлар, 46 проценты – хатын-кызлар. Шул ук вакытта республикада ковидтан гүр иясе булучыларның 40 процент чамасы – 70 яшьтән өлкәнрәкләр. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

– Без бу хакта инде бер ел элек тә сөйләгән идек: кызганычка, коронавирус өлкән яшьтәгеләрне бигрәк тә аямый, – диде министр урынбасары. Шул ук вакытта ул CОVID-19  инфекциясеннән үлүчеләр арасында 3,2 процентының 40тан яшьрәкләр булуын искәртте.

– 54 процент – ирләрне, 46 процент – хатын-кызларны җуйдык. Аерма бар, әмма күп түгел, диде Владимир Жаворонков.

Министр урынбасары Татарстанда яшәүчеләрне  өлкән яшьтәгеләргә һәм үзләренең сәламәтлегенә саграк мөнәсәбәттә булырга өндәде, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев