Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Түбәнкәминкәлеләр тәвәкәлләгәннәр... һәм колониягә эләккәннәр

Чит кеше милкенә кул сузган өчен, район суды Түбән Кәминкә авылының ике кешесен ирекләреннән мәхрүм итте. Беркайда да эшләмәүче 41 яшьлек Марат Төхвәтуллин һәм 40 яшьлек Фәнүс Мостафин урлашкан өчен элек тә хөкем ителгән булганнар. Беренчесе 1 ел иректән мәхрүм ителү урыннарында җәза алган, икенчесе 300 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкемгә...

Чит кеше милкенә кул сузган өчен, район суды Түбән Кәминкә авылының ике кешесен ирекләреннән мәхрүм итте.

Беркайда да эшләмәүче 41 яшьлек Марат Төхвәтуллин һәм 40 яшьлек Фәнүс Мостафин урлашкан өчен элек тә хөкем ителгән булганнар. Беренчесе 1 ел иректән мәхрүм ителү урыннарында җәза алган, икенчесе 300 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкемгә тартылган. Икесе дә спиртлы эчемлекләр белән "дус", Фәнүс, җәмәгать тәртибен бозган өчен, берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган.

Әлбәттә, әшнәләр угрылык өчен җавап бирәсен яхшы аңлыйлар, тик спиртлы эчемлек алырга акча кирәк - алар тагын бер кат тәвәкәлләргә булалар. Бераз "чиртеп", алгач бер авылдашлары йортына киләләр, аның хуҗасы өйдә булмый. Марат веранда тәрәзәсен салдырып, өйгә үтеп керә. Үзенә кирәген тиз таба. Тәрәзә уемы аша ул Фәнүскә 10 шешә спиртлы эчемлек бирә һәм үзе белән 15 мең сум акча да эләктереп чыга.

Әмма тәвәкәллек яхшыга илтми, дуслар суд эскәмиясенә юлыгалар. Элеккеге "батырлыкларын" исәпкә алып, район суды аларның икесен дә ирекләреннән мәхрүм итә. Төхвәтуллин җәзасын 1 ел да тугыз ай каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк, ә Мостафин - 1 ел да алты айга гомуми режимлы колониягә озатыла.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

«Энекәшкә бозым ясадылар, мин дә ялгыш кына эләктем» [булган хәл]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined эләккәннәр һәм колониягә тәвәкәлләгәннәр Түбән Кәминкәлеләр