Түбәнкәминкәлеләр тәвәкәлләгәннәр... һәм колониягә эләккәннәр
Чит кеше милкенә кул сузган өчен, район суды Түбән Кәминкә авылының ике кешесен ирекләреннән мәхрүм итте.
Беркайда да эшләмәүче 41 яшьлек Марат Төхвәтуллин һәм 40 яшьлек Фәнүс Мостафин урлашкан өчен элек тә хөкем ителгән булганнар. Беренчесе 1 ел иректән мәхрүм ителү урыннарында җәза алган, икенчесе 300 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкемгә...