Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Лашманда яшәүче ана балаларын приюттан алып кайтырмы?

Өлкәннәр яшүсмерләр проблемаларын, ана һәм бала сәламәтлеген даими кайгырта. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында да кабат бу хакта сөйләштеләр. Проблемаларны иртә срокта ачыклау аларны хәл итүне күпкә җиңеләйтә. Бу комиссиягә балаларның тәрбиясенә җитди карамаган әти-әниләр һәм хокук бозган яшүсмерләр дә чакырулы иде. Лашман авылыннан яшь ана приюттан балаларын...

Өлкәннәр яшүсмерләр проблемаларын, ана һәм бала сәламәтлеген даими кайгырта. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында да кабат бу хакта сөйләштеләр.

Проблемаларны иртә срокта ачыклау аларны хәл итүне күпкә җиңеләйтә.
Бу комиссиягә балаларның тәрбиясенә җитди карамаган әти-әниләр һәм хокук бозган яшүсмерләр дә чакырулы иде.
Лашман авылыннан яшь ана приюттан балаларын кайтаруны сорап килгән. Бу гаиләнең өч баласын, гаиләдә яшәү шартлары начар, куркыныч булу сәбәпле, июнь аенда ук вакытлыча Аксубай приютына озатканнар. Әни кеше гаиләдә тәртип урнаштырылды, яшәү шартлары яхшырды дип хәбәр итте. Комиссия членнары әлеге гаиләгә тагын бер кат барып, үзгәрешләрне үз күзләре белән күрергә һәм тиешле карар кабул итәргә тиешләр.
Кибет басуда катнашкан Нурлат аграр техникумы филиалында укучы егет бу җинаять өчен җәзасын алган, суд булган. Моңа кадәр аны төнге сәгать бердә су буенда балык тотканда полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Комендант сәгатен бозган өчен аның әтисенә штраф салынды.
Мордва Афонькәсеннән Һәм Чуваш Афонькәсеннән ике яшүсмер иптәш малайларының әнисе белән шаяртырга, аны куркытырга уйлыйлар. Яшүсмерләр, битләрен яшереп, тәрәзә аша аның өенә керәләр. Аларның мондый шаяртулары кыйммәткә төшәчәк, комиссия егетләрнең әти-әниләренә штраф салды. Әлеге җинаять өчен җәзаны суд билгелиячәк, шунысы аяныч, хөкем ителгән дигән "тамга" аларны гомер буе озатып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман комиссияләр