Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә тәрбиягә алынган социаль ятимнәр яши

Районда 27 гаиләдә тәрбиягә алган 53 бала, 16 опекун гаиләдә - 21 яши. Балаларның 75 проценты - социаль ятимнәр, ата-аналары исән, әмма ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр яисә рәшәткә артында утыралар. Аларның сабыйлары чит кешеләрдә гаилә җылысы һәм әти-әни назы, мәхәббәте табалар. -Районда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә...

Районда 27 гаиләдә тәрбиягә алган 53 бала, 16 опекун гаиләдә - 21 яши. Балаларның 75 проценты - социаль ятимнәр, ата-аналары исән, әмма ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр яисә рәшәткә артында утыралар. Аларның сабыйлары чит кешеләрдә гаилә җылысы һәм әти-әни назы, мәхәббәте табалар.

-Районда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру буенча максатчан эш алып барыла,-ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Севастьянова.- Тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Ятим балалар да, башкалар кебек үк, бәхетле булырга, гаиләдә яшәргә хокуклы.
Соңгы вакытта ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яисә балалар йортында тәрбияләнүче балаларны үз канатлары астына алырга теләүче гаиләләр арта бара. Нигездә, бу адымга үз сабыйлары булмаган кешеләр бара. Бер генә бала үстерүче гаиләләр дә, иптәш, туганы булыр дип, шулай ук тәрбиягә бала алучылар шактый. Кайберәүләр, үз балалары үсеп читкә киткәч, өйләре бушап калгач, бала алырга теләк белдерәләр. Андыйларны дәүләт тә хуплый, ярдәм итә. Ләкин теләсә кемгә бала ышандырмыйлар.
-Балаларны эшкә яраклы, балигъ булган затлар ала ала, - ди Светлана Ильинична.- Билгеле, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәргә; кеше тормышына, сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган, җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләргә; алкоголизм һәм наркомания белән авыручыларга балаларны бирмиләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы