Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә объектлар, оешмалар исемен татарча да зур иттереп язсыннар иде

Республикада дәүләт телләренең берсе – татар теленең абруен күтәрү турында еш сөйлиләр. Кызганыч, бу өлкәдә алга китеш аз, сүз сүз генә булып кала. Мәктәпләрдә татар телен укыту турында сүз башлап та тормыйм. Хәзер Чирмешәндә дә татар балаларының да байтагы үзара һәм әти-әниләре белән русча гына аралаша, Урамга чыгып карагыз, тыңлагыз әле, шулай бит.

Сүзем башка турында. Бездә никтер кайбер язуларны татарча да язу гадәткә кермәгән. Җитәкчеләре, хуҗалары, әйтик, татар булган кайбер кибетләрнең тышкы ягында татарча зур итеп язарга мөмкинлекләре юкмы? Бар, үзләре белми, башкалар таләп итми. Горурлык кайда?!

Район үзәгендә яңа спорт залы төзелде. Кирәк, шәп бина. Әмма аның да тышкы ягында зур язу русча гына. Дүрт стенаның бер ягында татарча да язу авырмы?! Юк, билгеле...

Киләчәктә, гомумән, ниндидер яңа бина ачылышы алдыннан бу мәсьәләне дә онытмаска
кирәктер. Ул һич тә вак әйбер түгел. Моны кемдер контрольдә тотсын иде. Таләп итәргә хокукыбыз бар – Татарстанда рус һәм татар телләре бер статуста.

Илдар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев