Чирмешәндә контейнерлар “шартлаган”
Проблема бар

Чирмешәндә контейнерлар “шартлаган”

Чирмешәннең Береговая һәм Газизуллин урамнары халкы каты көнкүреш калдыклары салу өчен куелган контейнерларны туфрак белән тутырып куйган. Пластиктан эшләнгән контейнерлар авырлыкка чыдамыйча ярылганнар, тәгәрмәчләре дә сынган.

-Бу эшне аңлап булмый: туфракны ник анда тутырганнар? Әллә контейнерларның каты көнкүреш калдыклары салу өчен икәнен онытканнармы, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова. – Әгәр мондый хәлләр кабатланса, чүп-чарны кабат капчыклар белән җыюга күчәргә туры килер.

 


Нет комментариев