Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән сулыкларында куркыныч урыннар күп

Сулыклар өсте боз белән капланды, ләкин ул әле бик юка, тиз уалучан, кеше авырлыгын күтәрә алырлык дәрәҗәдә түгел. Мондый вакытта бозга чыгу куркыныч. Кызганыч, балалар гына түгел, хәтта зурлар да боз астына төшеп китү куркынычын исләреннән чыгаралар. Бу ел башында Чирмешәндә яшәүче бер ир-ат, юлны аз булса да кыскарту уе...

Сулыклар өсте боз белән капланды, ләкин ул әле бик юка, тиз уалучан, кеше авырлыгын күтәрә алырлык дәрәҗәдә түгел.

Мондый вакытта бозга чыгу куркыныч. Кызганыч, балалар гына түгел, хәтта зурлар да боз астына төшеп китү куркынычын исләреннән чыгаралар. Бу ел башында Чирмешәндә яшәүче бер ир-ат, юлны аз булса да кыскарту уе белән, бозы нык булмаган елга аша чыгарга ниятли һәм суга төшеп китә. Бәхеткә, ул исән кала, вакытында коткаручылар килеп җитә.
-Боз өстендәге саксызлык нәтиҗәсендә кешеләр үлемгә дә дучар була, - ди районның янгын - коткару гарнизоны начальнигы Фәрит Яруллин. - Елга-күлләрдә боз бертигез катмый. Ул бер урында шактый нык булса, су агымы көчлерәк җирләрдә бик юка булырга мөмкин. Шуның өчен беренче һәм иң гади кагыйдәне үтәгез - зур ихтыяҗ булмаганда боз өстенә кермәгез. Кышын балык тоту - ял итүнең шактый куркыныч төре. Кайбер балыкчылар балык тоту теләге белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытып җибәрәләр. Кызганычка каршы, аянычлы хәлләр булып тора.
Боз өстеннән елга аша узганда, салынган сукмаклардан гына йөрергә кирәк. Бозның катылыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый. Боз өстеннән барганда куркыныч урыннарны читләтеп үтәргә, камыш, суүсемнәр, башка әйберләр катып калган урыннарга кермәскә.
Әгәр инде фаҗигагә очрап салкын суга чумсагыз, каушап калмагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, тигез сулыш алырга тырышыгыз. Кулларыгызны ян- якка сузып, боз читенә ябышыгыз, гәүдәгезне су агымы уңаена, горизонталь хәлгә китерегез. Саклык белән генә күкрәгегез белән боз өстенә ятыгыз, аякларыгызны бер-бер артлы боз өстенә күтәрегез. Әгәр боз чыдаса, әйләнә-әйләнә ярга таба юнәлегез. Һәрвакыт үзегез килгән якка шуышыгыз.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда - 112, 2 - 57 - 01 (янгын часте) телефоннары аша шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы боз сулыклар