Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районының кайбер авылларында кибетләр эшләми

Районыбызның кайбер кечкенә авылларында кибетләр эшләми. Үз машинасы булган яшьрәкләр кирәк-ярак артыннан читкә йөрсә, карчык-корчык әлеге гозер белән кемгәдер ялынырга, я яктан сатучылар килгәнен көтәргә мәҗбүр. Егерме тугыз кеше яшәүче Кызыл Чишмәдә, әйтик, халык (нигездә олы буын) анысын-монысын алып кайтырга дип почтальонга заказ бирә. Яңа Кади авыл җирлеге башкарма комитетыннан...

Районыбызның кайбер кечкенә авылларында кибетләр эшләми. Үз машинасы булган яшьрәкләр кирәк-ярак артыннан читкә йөрсә, карчык-корчык әлеге гозер белән кемгәдер ялынырга, я яктан сатучылар килгәнен көтәргә мәҗбүр.

Егерме тугыз кеше яшәүче Кызыл Чишмәдә, әйтик, халык (нигездә олы буын) анысын-монысын алып кайтырга дип почтальонга заказ бирә. Яңа Кади авыл җирлеге башкарма комитетыннан әйтүләренчә, Утыз Имәннән йөреп эшләүче авыл фельдшеры да әби-бабайлар үтенечен тыңлап, кызылчишмәлеләргә ипи алып килгәли. Юллар начар булганлыктан, алыпсатарлар монда сирәк күренә.
Мордва Афонькәсендә дә бу яктан хәл катлаулы. Мондагы Райпо кибете күптән ябык, аңа сатучы таба алмыйлар. Авыл җирлеге җитәкчелегеннән белешүебезчә, шәхси эшмәкәрләр дә бу авылга бик сирәк керә, автолавкалар хезмәте юк дәрәҗәсендә.
- Яшәүчегә Кара Чишмәдән "частниклар" атнага бер тапкыр килеп саталар, йомшак ипине дә алар алып килә. Без, карчык-корчык, азык-төлекне алардан алабыз. Ә кибет тоту безнеке кебек кечкенә авылларда үзен-үзе акламыйдыр, күрәмсең. Шуның өчен автолавкалар йөртүне ешрак оештырырга кирәк,- ди шушы авыл кешесе, үзе дә районның сәүдә системасында эшләп чыккан ветеран Асия апа Кәримова.
Товар сатучы эшмәкәрләр 12 йортлы Красная Поляна авылына җәйләрен генә керә икән. Кышын халык үзенә кирәген 3 километр ераклыктагы Иске Котыштан алып кайтырга мәҗбүр. Ярый әле, авыл кешесе бер-берсенә ярдәмчел: карт-корыга кирәген яшьрәкләр алып кайтып биргәли.
Кызыр Яр поселогында халыкны азык-төлек белән Керкәледән шәхси эшмәкәр Алсу Сәйфетдинова атнасына бер тәэмин итеп тора. Яңа Чишмә, Кармыш эшмәкәрләре дә биредә яшәүчеләргә свежий ипи керткәли икән. Светлогорск, Якты Тау поселокларына азык-төлекне чәршәмбе һәм шимбә көннәрне Иске Кадидан шәхси эшмәкәр Камаловлар алып бара, ассортиментларында кайнар ипи дә бар.Тукайлылар исә кирәк-яракны Иске Кадига үзләре килеп ала: аларда да кибет бинасы ишегендә йозак. Шөкер, Девичья Поляна, Сосновка авылларында мондый проблема юк. Биредәге Райпо кибетләрен Ульяновка эшмәкәрләре Прокопьевлар арендалап эшли. Саминовка авылында да шәхси эшмәкәр кибете бар.
Шунысы кызганыч, гомерләре буе колхоз эшен җигелеп тарткан, терлек асраган, тузан йотып иген үстергән авыл әби-бабайлары картлык көннәрендә кибеттән йомшак, кайнар ипи алудан да мәхрүм. Ни генә дип аклансак та, гаҗәп хәл инде бу.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан кибет Утыз Имән мәктәбе Районы