Районы тег белән яңалыклар
-
Өлкәннәр йорт-интернатында ансамбль оештырыла
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында яшәүчеләрнең хәзер музыка уен кораллары бар һәм алар үзләрендә инструменталь ансамбль дә оештыра алалар. -Былтыр "Ритэк" җәмгыятенең "Кешеләргә шатлык бүләк ит" дигән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, 60 мең сумлык грант оттык,- ди йорт - интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. - Ул акчага синтезатор,...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
01 27 февральдә Бәркәтә авылындагы бер хуҗалыкта мунча янып киткән. 135нче янгын частеннән хәбәр итүләренчә, корылманың эчке ягына гына зыян килгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана. 02 Үткән атнада "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 25 гариза һәм хәбәр кергән. Өч егет Күтәмәдә З. хуҗалыгыннан алты сарык урлаганнар. Җинаять ачылган, гаеплеләр җаваплылыкка тартыла. Урта...
-
Чирмешәндә дә алдакчылар тозагына эләгүчеләр бар
Февраль аенда районда мошенниклыкның биш факты (Чирмешәндә, Шешминкада, Ульяновкада) теркәлгән. Дүрт очракта райондашларыбыз шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткәннәр, берсендә якташыбыз алдакчыларга 10 мең сум акча күчереп өлгергән. Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Хәлил Шарапов әйтүенчә, соңгы вакытта районда мондый очраклар бик ешайган. Алдакчылар гел бер үк...
-
Чирмешәндә артык майлы итне яратмыйлар
Александр Егоров бүгенге ярминкәдә арпа сатып алган. Шуңа да бирегә иртүк килгән. Йорт куяннары да бөртексез тиз симерми шул. -Кош-кортны да гел һәм күп асрыйбыз,- ди Саша. - Бүген ярминкәдә бал сатучылар да күп. Әле, мин әйтәм, умарталарны да үземә үрчетә башларга кирәк. Бер авырлдыгы да юк. Шикләнмим, Егоров бу...
-
Чирмешәннең “Ел укытучысы“ Англиядә дә стажировка узган
Лашман урта мәктәбе педагогы, инглиз теле укытучысы Рәмзия Ихсанова быелгы "Ел укытучысы" район бәйгесенең җиңүчесе булды. Әлеге традицион бәйге районда инде 15 ел уздырыла. Муниципаль тур ике этапта булды: беренчесендә укытучылар сыйныфларда осталыкларын күрсәтсәләр, икенчесендә хезмәттәшләре алдында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бәйгедә катнашучыларның яше дә, эш стажы да төрле булуларына...
-
Чирмешән мәчетенә казый килә
Бу атна җомгасында Чирмешән мәчетендә төбәгебезнең яңа казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән очрашу булачак. -Кичке 18 сәгатьтә башланырга тиешле бу чара барышында кунак вәгазь сөйләп, сорауларга җавап бирәчәк. Аннары күмәк намаз укылачак. Мәчеткә рәхим итегез! - ди мәчет имамы Хабир хәзрәт Ханов. Марат Гомәров фотосы.
-
Лашманда йорт янган
Лашман авылының Беренче Май урамында ут чыгып, торак йорт янган. Бу хәл 16 февраль көнне, кичке сигезләр тирәсендә була. Агач өй хәзер яшәрлек түгел. Янгынны сүндерергә Лашманның үзеннән һәм район үзәгеннән янгын сүндерү машиналары килгән. Тик ут агач йортның түбәсенә, эчке стеналарына зыян салып өлгергән. Өй эчендәге йорт кирәк-яраклары да...
-
Чирмешән рәссамының күргәзмәләре башкалада да оештырыла
Инде озак еллар Чирмешәндә яшәп, картиналар иҗат итүче танылган рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның Казанда, Илдар Зарипов исемендәге балалар галереясында, "Әнвәр әкиятләре" дип аталган күргәзмәсе ачылды. Анда, якташыбызның иҗат эшләре белән бергә, Казанның сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшь рәссамнарның да эшләре урын алган. -Монда татар халык әкиятләре геройлары сурәтләнгән рәсемнәр күп, - ди...
-
Чирмешәнлеләр депутаттан ярдәм сорый
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов быел беренче тапкыр сайлаучылары белән очрашты. Бу көнне депутатка 12 кеше мөрәҗәгать итте. Күбесенең соравы уңай чишеләчәк. Гражданнар Илгиз Мисбах улына нидер сорап кына түгел, ә элек эшләгән яхшылыклары, ярдәме өчен рәхмәт әйтергә дә киләләр. Район балалар сәнгать мәктәбендә, хореография бүлегендә шөгыльләнүче балаларның...
-
Чирмешән районында да “соры“ базарга чик куярга кирәк
Республика территориясендә эшләүче һәр оешма - юридик зат булмый гына шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимул бирүче түләүләрне кертеп) 6420 сумнан ким булмаска тиеш, тик хезмәткәрнең шушы чорда эш вакыты һәм хезмәт нормасын тутыруы шарт. Дәүләт һәм муниципаль учреждение...
-
Чирмешән районында яшәүче хатын-кыз мошенникларга акча күчергән
Халык арасында аңлату - кисәтү эшләре алып барылуына карамастан, райондашларыбыз арасында да алдакчылар тозагына эләгүчеләр булып тора. Күптән түгел генә Кирпеч заводы поселогында яшәүче хатын - кыздан: "Малаегызның бурычы бар", - дип, түләү терминалы аша абонент номерына 4 мең сум акча күчерттерәләр. 7 февраль көнне көндез әни кешенең өй телефоны...
-
Чирмешән районында 855 буш йорт бар
Безнең районда 48 торак пунктта 7277 хуҗалык бар, шуларның 855се буш тора. Дөрес, соңгы берничә елда авыллардагы байтак кына буш йортларның хуҗалары табылган, алар үз милекләрен рәсмиләштереп куйганнар. Пенсия яшенә җитеп, лаеклы ялга чыгып, авылга күчеп кайтучылар да аз түгел. Әмма, шул ук вакытта, әле иясез йортлар да күп. Менә...
-
Актаныш фаҗигасе Чирмешәндә кабатланмасын
Быел Актаныш районында ут казасында бер яшьлек кыз бала һәлак булган. Белгечләр фаҗига электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, диләр. Балаларның уттан зыян күрүе белән бәйле аяныч хәлләр республикада узган елда да шактый булган икән шул. Җан өшеткеч саннар бит: янгыннарда 10 баланың гомере өзелгән, ә 20 бала пешеп,...
-
“Безнең Чирмешән“ бәйге арты бәйге үткәрә
"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы чираттагы бәйгегә йомгак ясады. Каләм тибрәтүчеләр - җәмәгать хәбәрчеләре арасында бу алышта Туймәттән Рәсимә Хәйруллинаның "Нәҗметдин абый кебекләр онытылмый" язмасы беренче урында. "Бер яхшылык мең бәладән коткара". Шул исем астында барган бәйгедә Миңнегөл Әгъзамова (Түбән Кәминкә, "Мондый кешенең улы да начар булмый")- икенче, Наҗия Мостафина...
-
Тонировкалы машиналарга “ау“ башланды
Тәрәзәләрен чамадан тыш каралтып йөрүче машина хуҗаларына 1 февральдән "ау" башлана. Машиналарның арткы һәм арткы ян тәрәзәләренә тоныкландыргыч пленка ябыштырырга рөхсәт ителә. Алгы тәрәзәнең дә өске өлешенә 14 сантиметрдан да киң булмаган төсле пленка куярга ярый. Болардан тыш, яктылыкны 70 проценттан күбрәк үткәрүче тонировканы теләсә кайсы тәрәзәгә урнаштырырга мөмкин. Транспорт...