Район үзәгендә һәм Иске Элмәле авылларында балаларга бакчаларда урын җитми. Бүген район буенча 1 яшьтән 7 яшькә кадәр 24 малай һәм кыз чиратта тора. Бу, башка кайбер шәһәр һәм районнар белән чагыштырганда, күп түгел, әмма чишелеш көтүче мәсьәлә.
Безнең районда 21 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, бер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы һәм...
Район үзәгендә һәм Иске Элмәле авылларында балаларга бакчаларда урын җитми. Бүген район буенча 1 яшьтән 7 яшькә кадәр 24 малай һәм кыз чиратта тора. Бу, башка кайбер шәһәр һәм районнар белән чагыштырганда, күп түгел, әмма чишелеш көтүче мәсьәлә.
Безнең районда 21 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, бер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы һәм биш мәктәптә (Югары Кармалка, Түбән Кармалка, Утыз Имән, Шешминка, Иске Котыш) мәктәпкәчә белем бирү төркемнәре бар. Аларда 777 бала тәрбияләнә.
Узган елны район үзәгендә һәм Ульяновкада яңа балалар бакчалары ачылды. Әмирдә балалар бакчасын да сыйдырган яңа күпфункцияле үзәк төзелде. Ивашкино һәм Күтәмә авылларындагы бакчаларда капиталь ремонт ясалды.
Бүген район үзәгендәге "Ромашка" балалар бакчасында капиталь ремонт бара. Биредә 123 бала тәрбияләнә иде. Бүген шуларның 84е вакытлыча башка бакчаларга йөри.
Нет комментариев