Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Укырга яратучыларга – яңа китаплар

Чирмешәндәге үзәк китапханәгә 400 данә яңа китап кайтты. Узган көннәрдә әлеге басмаларны авыл китапханәләренә дә таратканнар. Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы һәм милли китапханәсе җибәргән китапларның 330сы татар телендә. Укучылар Мәдинә Маликова, Флера Тарханова, Рәзил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова һәм башка язучыларыбызның яңа әсәрләре, хезмәтләре белән таныша ала. Г.Тукай шигырьләре буенча төшерелгән...

Чирмешәндәге үзәк китапханәгә 400 данә яңа китап кайтты. Узган көннәрдә әлеге басмаларны авыл китапханәләренә дә таратканнар.


Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы һәм милли китапханәсе җибәргән китапларның 330сы татар телендә.

Укучылар Мәдинә Маликова, Флера Тарханова, Рәзил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова һәм башка язучыларыбызның яңа әсәрләре, хезмәтләре белән таныша ала. Г.Тукай шигырьләре буенча төшерелгән мультфильмнар компакт-дискларда кайткан. Бу - балалар өчен яхшы бүләк.

Рус телендә "Православная энциклопедия" басмасының 28нче һәм 29нчы томнары шулай ук авыл китапханәләренә барып иреште. Үткәннәр белән кызыксынучылар өчен ике томда Осман империясе тарихы, герблар, дәүләт символикалары тасвирламалары бар. Яңа басмалар арасында наркомания, алкоголизмнан иза чигүчеләргә психологик ярдәмлекләр, татар-удмурт-мордва телен өйрәнү кулланмасы, сүзлекләр дә шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап Чирмешәндәге үзәк китапханә

2
X