Саклык нигезендә бәйрәм ясадылар
Мәдәният

Саклык нигезендә бәйрәм ясадылар

Саклык тарихына багышлап язылган китапны тәкъдим итү чарасы узды.

1926 елда нигез салынып, 1978 елда таралган, Кармыш, Яшәүче авыллары уңаендагы авыл ул – Саклык. Аның халкы, нигездә, Бөгелмә шәһәренә, Әлмәтнең Урсалы бистәсенә күченгән. Саклыклылар Яшәүчедә дә бар.

-Бу авыл турында китапны тәкъдим итү бәйрәме башланыр алдыннан, Саклыктан Яшәүчегә күчеп яшәгән, мәрхүмә Хәят апа Хәбибуллина балалары әниләре йортында аш мәҗлесе үткәрделәр, - ди Кармыш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Дания Минебаева. -Яңа китапны бик күп алдылар. Ахырдан исә табын көйләп, барлык кунакларны учак утында пешерелгән пылау, самавыр чәе белән сыйладылар.

Фирдәвес Габдуллина фотолары.

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев