Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лашманнан Наҗия Талипова мөнәҗәтләр бәйгесендә җиңүче булган

Лашман авылында яшәүче 76 яшьлек Наҗия Талипова Бөгелмәдә узган "Дини мөнәҗәтләр" фестивалендә беренче урынга лаек булган. Әлеге чарада республика вәкилләре генә түгел, ә башка төбәкләрдән дә катнашучылар булган. Барлыгы 90 концерт номеры тәкъдим ителгән. Сәхнәгә аерым башкаручылар да, фольклор коллективлар да чыкканнар. Олылар гына түгел, балалар да үз осталыкларын күрсәткәннәр....

Лашман авылында яшәүче 76 яшьлек Наҗия Талипова Бөгелмәдә узган "Дини мөнәҗәтләр" фестивалендә беренче урынга лаек булган.

Әлеге чарада республика вәкилләре генә түгел, ә башка төбәкләрдән дә катнашучылар булган. Барлыгы 90 концерт номеры тәкъдим ителгән. Сәхнәгә аерым башкаручылар да, фольклор коллективлар да чыкканнар. Олылар гына түгел, балалар да үз осталыкларын күрсәткәннәр. Наҗия апа бу бәйгедә иң соңгы булып, 90нчы номер астында чыгыш ясаган һәм җюриның югары бәясенә лаек булган. Якташыбыз үз төркемендә иң оста мөнәҗәт әйтүче дип танылган.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман мөнәҗәтләр