Лашманнан Наҗия Талипова мөнәҗәтләр бәйгесендә җиңүче булган
Лашман авылында яшәүче 76 яшьлек Наҗия Талипова Бөгелмәдә узган "Дини мөнәҗәтләр" фестивалендә беренче урынга лаек булган.
Әлеге чарада республика вәкилләре генә түгел, ә башка төбәкләрдән дә катнашучылар булган. Барлыгы 90 концерт номеры тәкъдим ителгән. Сәхнәгә аерым башкаручылар да, фольклор коллективлар да чыкканнар. Олылар гына түгел, балалар да үз осталыкларын күрсәткәннәр....