Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • “Ивушка“ “Каравон“га бара

    Лаеш районында 29 майда узачак рус халык бәйрәме "Каравон"га Иске Элмәле авыл мәдәният йортының "Ивушка" вокаль ансамбле дә барачак. -Әлеге бәйрәмгә без дүртенче тапкыр җыенабыз, - ди ансамбльнең җитәкчесе Вера Захарова. - Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйрәмдә конкурс та оештырыла. Анда Троица хороводын әзерләдек, концерт номерлары да була. Рус...

    Лаеш районында 29 майда узачак рус халык бәйрәме "Каравон"га Иске Элмәле авыл мәдәният йортының "Ивушка" вокаль ансамбле дә барачак.

    -Әлеге бәйрәмгә без дүртенче тапкыр җыенабыз, - ди ансамбльнең җитәкчесе Вера Захарова. - Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйрәмдә конкурс та оештырыла. Анда Троица хороводын әзерләдек, концерт номерлары да була.
    Рус халкының борынгы гореф-гадәтләрен саклауга булышучы "Каравон" бәйрәме берничә мәйданда үтә, әллә ничә урында концерт номерлары тәкъдим ителә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: