Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләр Самара өлкәсендә Татарстан данын якладылар

Район мәдният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында узган "Халкым минем" муниципальара иҗат фестивалендә районның гына түгел, ә республика данын якладылар.

Фестивальдә районнан утызлап кеше катнашкан, алар тугыз концерт номеры алып барганнар.

Жюри һәм тамашачылар күңеленә хуш килгән дүрт номер призлы урыннарга лаек булган. Әлфия Закирова – “Кыр казлары” һәм Салават Закиров “Шәмәгем” җыры өчен беренче дәрәҗә лауреат Дипломнары белән кайттылар. Альмир Жораев тәкъдим иткән “Әйтелмәгән мәхәббәт”, Зәлидә Кәримова башкаруында “Әнием” җырлары икенче дәрәҗә лауреат Дипломы белән бәяләнгән. Калган биш концерт номеры башкаручылар - фестиваль дипломантлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев