Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән музеенда яңа күргәзмә ачыла

2014 елда мемориаль үзәк һәм туган як тарихи музееның төп фонды 100дән артык экспонатка баеган. Хәзер музейның төп фондында борынгы заманнардан сакланып калган һәм музейда урын алган 1518 экспонат бар. Ә ярдәмче фондта кулдан ясалган 2359 экспонат белән танышырга мөмкин. -Ел буена мемориаль үзәктә һәм туган як тарихы музеенда 6300...

2014 елда мемориаль үзәк һәм туган як тарихи музееның төп фонды 100дән артык экспонатка баеган.

Хәзер музейның төп фондында борынгы заманнардан сакланып калган һәм музейда урын алган 1518 экспонат бар. Ә ярдәмче фондта кулдан ясалган 2359 экспонат белән танышырга мөмкин.
-Ел буена мемориаль үзәктә һәм туган як тарихы музеенда 6300 кеше экспонатлар белән танышты,- ди туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров.- Шуларның 2600се- мәктәп укучылары. Барлык мәктәпләрнең дә диярлек 1 класс укучылары бездә экскурсиядә булып киттеләр. Бу уку елы ахырына кадәр алар тагын киләчәк, бер килүдә генә барысын да карап бетерү мөмкин түгел.
Ике музейда ел дәвамында 177 экскурсия оештырылган, шуларның дүртесе күп халык катнашында узган. Экскурсияләр лекция формасында оештырыла.
Музейда 2013 елгыдан икегә артыграк, ягъни ун күргәзмә булган.
Чираттагы, беренче Чирмешән мәктәбенә багышланган күргәзмә шушы көннәрдә ачылачак.
Яңа ел каникулларында да музей хезмәткәрләре ял итмәде диярлек, санаулы көннәрдә биредә янә байтак кеше булган.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Мемориаль үзәк фонды

2
X