Мемориаль үзәк фонды яңа экспонат белән тулыландырылды. Хәзер биредә 1945нче елның 9 Май көнендә бастырылган "Красная Татария" газетасын да күреп була.
Газетаны Кызыл Чишмәдә яшәүче Фирдәүс һәм Салих Каюмовлар бүләк иткән.
Билгеле, газета тулысынча Җиңү көненә багышланган. Беренче биттә Иосиф Сталинның зур фотосы урын алган һәм шунда ук Германия хәрби...