Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Болгардан соң – Казанга

"Йолдызлык"-"Созвездие" республика фестивалендә якташыбыз - Чирмешән кызы Рузилә Булатова беренче урын яулаган, "Вокал-соло" номинациясендә җиңгән. Балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхетле балачак" коллективы "Хореография" номинациясендә иң алда. Снежана Иляева (балалар сәнгать мәктәбе) үз яшьтәшләре арасында "Вокал-соло" номинациясендә өченче урында. "Конферанс" номинациясендә дә безнекеләр сынатмаганнар, Реназ Минханов һәм Айсылу Гафурова (район мәдәният йорты)...

"Йолдызлык"-"Созвездие" республика фестивалендә якташыбыз - Чирмешән кызы Рузилә Булатова беренче урын яулаган, "Вокал-соло" номинациясендә җиңгән.

Балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхетле балачак" коллективы "Хореография" номинациясендә иң алда. Снежана Иляева (балалар сәнгать мәктәбе) үз яшьтәшләре арасында "Вокал-соло" номинациясендә өченче урында. "Конферанс" номинациясендә дә безнекеләр сынатмаганнар, Реназ Минханов һәм Айсылу Гафурова (район мәдәният йорты) -өченчеләр.
Балалар арасында оештырылучы әлеге телевизион иҗат бәйгесенең зона туры быел Болгарда узды. Анда районыбыздан тагын берничә дистә сәләтле егет һәм кыз катнашты. Әйтик, Гөлназ Гатина (Кармыш) махсус бүләккә лаек булган. Җиңүчеләр белән беррәттән, ул да Казанга суперфинал концертына чакырылган. Айнур Галләмовның да (Чирмешән лицее) җырлавы жюрига ошаган, ул да бүләк иясе.
Фестивальнең суперфинал концертлары Казанда, 14-18 апрельдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: созвездие