Көн темасы
Утыз Имәндә үзсалым акчасына яктырткычлар куйганнар
Кызыл Чишмә урамнары төннәрен яктыра төште. Яңа светодиод лампочкалар электр энергиясен азрак "ашый", шунлыктан биредә баганалардагы яктырткычлар санын шактый арттыра алганнар.
Шуның өстенә урам уты өчен авыл җирлеге Советы санагыч буенча түләячәк. Ул көзге якта урнаштырылган иде. Республика программасы кысаларында, экономияле лампочкаларны тагын Утыз Имәнгә олы юлдан кергән яктан авыл...
Кызыл Чишмә урамнары төннәрен яктыра төште. Яңа светодиод лампочкалар электр энергиясен азрак "ашый", шунлыктан биредә баганалардагы яктырткычлар санын шактый арттыра алганнар.
Шуның өстенә урам уты өчен авыл җирлеге Советы санагыч буенча түләячәк. Ул көзге якта урнаштырылган иде. Республика программасы кысаларында, экономияле лампочкаларны тагын Утыз Имәнгә олы юлдан кергән яктан авыл үзәгенә чаклы арада, ун урында куйганнар. Алар фотореле ярдәмендә үзләре сүнеп кабына.
-Быел халыктан җыелган үзсалым акчасына да, ягъни 394 мең 500 сумга, авылның тагын байтак урамына 54 шундый лампочка урнаштырабыз. Аларны кую бик отышлы: уйлап кына карагыз, урам утлары өчен киткән чыгымнар буенча исәпләсәң, элеккеге бер иске лампочка урынына өч заманча лампочка өчен түләп барырга мөмкин. "Утлы баганалар"ны шуның хисабына күбәйтәбез дә инде, - ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Миңгәрәй Әминов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев