Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ульяновка урамнары ялт итеп тора

Әлеге авылның Үзәк урамында йөрүе дә рәхәт - бөтен җир чип-чиста. Һәркем йорт каршындагы чүп үләннәрен чабып тора, хәтта иске йортлар тирәсе дә сүз әйтерлек түгел. Ике эл элек ачылган балалар бакчасы тирәсендәге клумбалар, чәчәкләр күзләрне камаштыра. Бар да зәвык белән урнашкан, барысына да көн саен су сибеп торалар. Матур,...

Әлеге авылның Үзәк урамында йөрүе дә рәхәт - бөтен җир чип-чиста. Һәркем йорт каршындагы чүп үләннәрен чабып тора, хәтта иске йортлар тирәсе дә сүз әйтерлек түгел.

Ике эл элек ачылган балалар бакчасы тирәсендәге клумбалар, чәчәкләр күзләрне камаштыра. Бар да зәвык белән урнашкан, барысына да көн саен су сибеп торалар. Матур, бик матур бакча яны. Мәдәният йорты, ФАП, чиркәү, мәктәп тирәсендә дә чүп үләннәре күрмәссең. Шактый озын Үзәк урамда йортлар да шәп, яңалары, үзгәртеп корылганнары дистәләп. Урамда мал-туар да күренми.
-Чисталык - үзебез өчен. Шуңа күрә бездә һәркем үз йорты янын җыештырып тора. Әле үзебез дә, озакламый улыбыз өйләнергә, кунаклар килергә булгач, тик тормыйбыз. Йортны да матурлыйбыз, чүп үләннәрен дә йолкыйбыз, чабабыз,- ди өч бала әнисе, дүрт онык әбисе Маргарита Рыбкина.
Рыбкиннарның бик зур ян һәм арт бакчаларында җиләк-җимеш, кәбестә, бәрәңге исәпсез. Кукурузга хәтле үстерәләр. Анда да чиста.
Гомумән, Ульяновкада авыл эчендә бик чиста. Бер-ике йорт тирәсендә дә чүп үләннәрен кыркысалар, биредә тикшерүчеләргә бөтенләй эш калмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка чисталык Рыбкин