Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туймәттә савым сыерлары арта

Туймәттә соңгы елларда савым сыерлары арткан. Мондагы халык аена тулаем 350-400әр мең сумлык сөт сата. -Моннан ун еллар элек шәхси хуҗалыкларда чама белән 150ләп баш сыер бар иде. Аннан аларның саны шактый кимеде. Хәзер исә, киресенчә, авылда сыер тотучылар артып, бу малларның саны тагын 150гә җитте,- ди Туймәттә унбиш еллап...

Туймәттә соңгы елларда савым сыерлары арткан. Мондагы халык аена тулаем 350-400әр мең сумлык сөт сата.

-Моннан ун еллар элек шәхси хуҗалыкларда чама белән 150ләп баш сыер бар иде. Аннан аларның саны шактый кимеде. Хәзер исә, киресенчә, авылда сыер тотучылар артып, бу малларның саны тагын 150гә җитте,- ди Туймәттә унбиш еллап сөт җыючы Мидхәт Шәрифуллин.
Мидхәт абый улы Наил белән бу авылдан көн саен уртача 16-17 фляг (600 литрлап) сөт җыя. Продукцияне Алексеевскидан ук килеп алалар. Килограммын 18 сумнан сөт өчен халык белән исәп-хисапны да вакытында, озакка сузмыйча ясыйлар, ди.
-Соңгы вакытта кайбер авылдашларыбыз, итчелеккә караганда, сыер асрауны - сөт сатуны кулайрак күрә башлады. Чөнки товарыңны урнаштырып йөрисе юк: йортыңнан килеп алалар, акчасын китереп бирәләр,- дип өстәде Мидхәт Шәрифуллин.
Туймәттә Нәҗметдин Сөләйманов, Әхмәт Галимов хуҗалыклары көненә 30ар литр сөт тапшыра. Салават Әхмәтҗановлар исә, январь аенда гына да 27 мең сумлык сөт саткан. Биш баш сыер тотучы әлеге гаилә көненә алты чиләкләп "мал агы" тапшыра.
-14 мең сумга сөт саву аппараты сатып алдык. Иртән биштән торып, абзарга чыккач, икенеме, бишнеме - барыбер савып керәсең инде. Моңа берәр сәгать вакыт китә,- ди укытучы булып эшләүче Гүзәл Әхмәтҗанова. - Сыерларны карарга, асларын тазартырга, эчерергә мәктәптә укучы улыбыз Айнур нык булыша. Ярты эшне ул башкара. Бу үзенә күрә хезмәт тәрбиясе дә. Мал асрауның мәшәкате күп инде, ләкин кулга күмәртәләп зур акча кергәч, аннан тагын эшлисе килеп китә. Сөт сатудан кергән акчаны, нигездә, машина алган кредитыбызны капларга тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined