Сөлчәлеләр уракка җентекләп әзерләнә
Көн темасы

Сөлчәлеләр уракка җентекләп әзерләнә

Урак чорында "Сөлчә" җәмгыяте кырларын дүрт комбайн (3 - "Дон", 1 - "Полесье") иңләячәк. -Бер комбайн кырга чыгарга бүген үк әзер, - ди җәмгыять директоры Хәмзә Хаматов. - Запас частьләр алынган, калганнарын 10-15 июльгә көйләп бетерәчәкләр. Механизаторлар ике сменага да җитә, алар урып-җыю барышында ватылуларсыз эшләү өчен, комбайннарны үзләре үк...

Урак чорында "Сөлчә" җәмгыяте кырларын дүрт комбайн (3 - "Дон", 1 - "Полесье") иңләячәк.

-Бер комбайн кырга чыгарга бүген үк әзер, - ди җәмгыять директоры Хәмзә Хаматов. - Запас частьләр алынган, калганнарын 10-15 июльгә көйләп бетерәчәкләр. Механизаторлар ике сменага да җитә, алар урып-җыю барышында ватылуларсыз эшләү өчен, комбайннарны үзләре үк бик җентекләп ремонтлыйлар.
Яңа уңышны урнаштыру өчен җәмгыятьнең амбарлары да әзер. Алар чистартылган, агартылган.
-Урып-җыю чорында төп ярдәмчеләребез - пенсионерлар. Алар ындыр табагын чүп үләннәреннән чистарта, бөртек салырга урын ясый, коймалар агартыла, - ди Хәмзә Ильяс улы.
Ындыр табагы мөдире, үлчәүче, машинистлар да бар. Уракка кадәр бөртек җилгәрү, төяү агрегатлары да төзек булачак.

Сөлчә комбайннар уракка төшәләр

Нет комментариев