Комбайннар тег белән яңалыклар
-
«ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте комбайнчылары уракка тотынырга старт кына көтә
Ике “Тукано” һәм ике “Полесье” комбайны әзерлек сызыгында. Аларда сигез комбайнчы эшләячәк. “Полесье”ның берсе быел беренче сезонга чыга. Тәҗрибәле комбайнчылар аны карап, тикшереп куйганнар, кырларның өлгергәнен генә көтәләр.
-
Чирмешән районында комбайннарның төзеклеген тикшерәләр
25 июльдән 29 августка кадәр районда "Комбайн" операциясе игълан ителде. Басуларда өлгереп җиткән уңышны урып - җыю эшләре көннән - көн кызулана бара. Уракны тиз, сыйфатлы алып бару өчен төзек техника булуы шарт. Шуларны истә тотып, республиканың дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре тикшерүләр уздыра. -Рейдлар барышында техниканың дәүләт номеры, теркәү...
-
Иске Кадида урып-жыю кыза
И,и, малай, монда эчкән чәй, су - тир белән чыга да бетә, -дип көлештеләр Иске Кади комбайнчылары бөртекләрен бункерлардан машиналарга бушаткан арада. Кояшта кырыкка ук җиткән эсседә комбайн кабинасында муеннарыннан төшмәгән сөлгеләре кибеп өлгерми аларның. Уракта эшнең дә, тимернең дә кызган чагы. Якты Тау авылы белән Аксубай районының Кыязлы авылы...
-
Сөлчәлеләр уракка җентекләп әзерләнә
Урак чорында "Сөлчә" җәмгыяте кырларын дүрт комбайн (3 - "Дон", 1 - "Полесье") иңләячәк. -Бер комбайн кырга чыгарга бүген үк әзер, - ди җәмгыять директоры Хәмзә Хаматов. - Запас частьләр алынган, калганнарын 10-15 июльгә көйләп бетерәчәкләр. Механизаторлар ике сменага да җитә, алар урып-җыю барышында ватылуларсыз эшләү өчен, комбайннарны үзләре үк...
-
“Сөлчә” комбайннары купьеллык үләннәрне суктыра
Бу хуҗалыкта күпьеллык үләннәрне суктыра башлаганнар, орлык алалар. -Быел уракта катнашачак өч "Дон" һәм бер "Полесье" комбайннарын ремонтлап куйдык, алар бүген кырга чыгарга эзер, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хамматов.- Аларда тәҗрибәле механизаторларыбыз: Евгений Портнов, Михаил Уламасов, Дмитрий Константинов һәм Хәлил Мөхиббуллин эшләячәк. Комбайнчыларны махсус кием белән дә тәэмин иттек....
-
Чирмешән комбайннары ремонт көтә
Быел районда урып - җыю эшләрендә 80нән артык комбайн катнашыр дип көтелә. Аларның күпчелегенә ремонт кирәк. -Шушы көннәрдә генә "Үтәмеш" хуҗалыгында булып кайттык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Ленар Җиһангиров. - Аларда уракка җиде комбайн чыгарга тиеш. Бүген берсе печән чаба. Калганнарын...