Сөлчә тег белән яңалыклар
-
“Сөлчә”дән үрнәк алсыннар
Соңгы дистә елларда илебездә зур үзгәрешләр булды, аның яхшысы да, ни кызганыч, яманы да бар. Колхоз-совзозлар таралу - шуның бер мисалы. Дөрес, алар урынына алмашка фермер хуҗалыклары барлыкка килде-килүен, тик аларның барысы да эшләрен җайлап китә алмадылар. Шул ук вакытта араларында кырчылыкны, терлекчелекне көйле генә алып баручылары да бар. Шундыйлардан...
-
Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыятендә яхшы эшләүчеләргә бозау да җәл түгел
Әлеге җәмгыятьнең Яңа Элмәледәге гаражында иртән үк эш кайный. Механизаторлар авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар, язгы кыр эшләренә әзерлиләр. Гараж мөдире Алик Краснов әйтүенчә, Валерий Симухин, Алексей Павлов, Шамил Минхәеров, Василий Шадров, Евгений Портнов тырмаларны һәм культиваторларны төзәтеп куйганнар да. Бүген Валентин Кириллов чәчкеч ремонтлау белән мәшгуль, Шамил Минхәеров тракторын төзәтүгә...
-
“Сөлчә” җәмгыяте пайчылар белән исәп-хисап ясаган
Кадыйр Гомәров фотосы "Сөлчә" җәмгыяте пайчылары белән август аенда, яңа уңыш амбарларга кайткач ук исәп-хисап ясаган. Бер пайга 500 сум исәбеннән, барлыгы 146 тонна арпа биргәннәр. Хуҗалыкның 2045 гектар чәчүлек җире бар, 552 пай җиреннән файдалана. Яңа Элмәледә бер пай - 3,6, Иске Элмәледә 3,8 гектар. Безнең сайтта укыгыз: "Безнең...
-
“Сөлчә“ терлекчесе Ирина Волкова республикакүләм бәйгедән бүләк белән кайтты
"Сөлчә" җәмгыятендә инде 25 ел терлекчелектә эшләүче Ирина Волкова машина белән сыер савучылар бәйгесеннән бүләк белән кайтты. Әтнәдә узган республикакүләм бу бәйгедә катнашучылар сыер саву аппаратларын сүтеп җыйганнар, сыер саву осталыгын да күрсәткәннәр. -Ирина башкалар белән тиң ярышты, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең бүлек начальнигы, әтнәдә...
-
Чирмешән районында "Сөлчә"не узучы юк
Районның күмәк хуҗалыклары фермаларында соңгы атналарда көненә уртача14 тонналап сөт савыла. Күп түгел, шуның өчен, бүгенге шартларда, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре терлекчелектә Элмәледәге "Сөлчә" җәмгыятеннән үрнәк алып эшләргә өнди. Республикада тулы бер район хуҗалыклары сауган күләмдә сөт сатучы аерым хуҗалыклар булуын исәпкә алсаң, сөтчелектә әлләни мактанырлыгыбыз юк...
-
“Сөлчә“ җәмгыяте җитәкчесе сүзендә торды
"Сөлчә" җәмгыяте директоры Хәмзә Хаматов әйткән сүзендә торды - уракта беренче урын алган комбайнчыга дүрт центнерлы үгез бирде. -Бу хакта уракка төшкәнче сөйләшеп куйган идек, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Лашманнан Хәлил Мөхиббуллин уңган, тәҗрибәле механизатор. Быел да тырышып эшләде һәм комбайнчылар арасында беренче урынга чыкты. Үгез аңа булды. Башка...
-
“Сөлчә“дә җиңүче комбайнчыны симез үгез көтә
Әтиле-уллы Алексей һәм Михаил Уламасовлар бик иртә торып, бик соң өйгә кайталар. Бүген алар бик кирәк белгечләр - механизаторлар. -Уңыш яхшы быел, бункерлар тиз тула,- ди 6 ел комбайнчы стажы булган Михаил.- Ремонт өчен түләделәр, урактан соң да буш итмәячәкләр, бездә эш кешесенә хөрмәт бар, килешкән вәгъдәне үтиләр. Без малны...
-
Сөлчәлеләр уракка җентекләп әзерләнә
Урак чорында "Сөлчә" җәмгыяте кырларын дүрт комбайн (3 - "Дон", 1 - "Полесье") иңләячәк. -Бер комбайн кырга чыгарга бүген үк әзер, - ди җәмгыять директоры Хәмзә Хаматов. - Запас частьләр алынган, калганнарын 10-15 июльгә көйләп бетерәчәкләр. Механизаторлар ике сменага да җитә, алар урып-җыю барышында ватылуларсыз эшләү өчен, комбайннарны үзләре үк...
-
Үтәмештә һаман кырга чыкмаганнар
Район хуҗалыкларында 4660 гектарда уҗым культуралары (тиешленең 36 проценты), 1290 гектарда күпьеллык үләннәр (22 процент) минераль ашламалар белән тукландырылды. "Чирмешән АГРО" бу эшләрне төгәлли дә. "Сөлчә"дә, "Агропродукт"та уҗым культураларын ашлау оешкан төстә бара. "Агропродукт" бодай да чәчә башлады. Әлегә районда 3450 гектар җир тырмаланды (7 процент). Кызганыч, язгы кыр эшләре...
-
Чирмешән районында кукуруз мәйданнары артачак
300 баштан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальникларын, җитәкчеләрне Балтач районының "Кызыл юл" хуҗалыгына җыеп тәҗрибә уртаклашканнар. Гомумән, терлекчелектән зур табыш алырга теләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөмкинлекләр бар. -Семинардан зур тәҗрибә туплап кайттык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы...
-
“Сөлчә” комбайннары купьеллык үләннәрне суктыра
Бу хуҗалыкта күпьеллык үләннәрне суктыра башлаганнар, орлык алалар. -Быел уракта катнашачак өч "Дон" һәм бер "Полесье" комбайннарын ремонтлап куйдык, алар бүген кырга чыгарга эзер, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хамматов.- Аларда тәҗрибәле механизаторларыбыз: Евгений Портнов, Михаил Уламасов, Дмитрий Константинов һәм Хәлил Мөхиббуллин эшләячәк. Комбайнчыларны махсус кием белән дә тәэмин иттек....
-
“Сөлчә“дә печән күп
"Сөлчә" җәмгыяте маллары кышын печәнгә тилмермәс, монда әлеге төр азык районда иң күбе, 1060 тонна ук әзерләнгән. Биредә сенаж да салалар. Сенаж базлары "Камалов Р.Ә." җәмгыятендә тизрәк тула. 1110 тонна запас бар да, 535 тонна печән дә хәстәрләнгән. Печән запаслары "Чирмешән АГРО"да (515 тонна), "Үтәмеш"тә (450), "Күтәмә АГРО фирмасы"нда (305)...