Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сөлчә“ җәмгыятендә кыр батырын симез сарык көтә

"Сөлчә" җәмгыятендә язгы кыр эшләре батырын Сабан туенда сарык белән бүләкләячәкләр.

Башка уңганнар да бүләксез калмаячак. Кайбер җиңүчеләр билгеле дә. Владимир Гурьянов - җирләрне тырмалауда, ә Василий Шадров культивацияләүдә - беренчеләр. Чәчү агрегатларында эшләүче Григорий Миронов, Воля Кириллов, Ринат Курмаевларны аерым хөрмәтләү көтә.
-Бераз бодай, суданка, кукуруз гына чәчәсе калды,бу эшләр җир юеш булганлыктан гына тоткарланып тора, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. - Малларга ашатылган уҗым участогына да берь­еллык үлән чәчеләчәк. Тулаем, уҗым культуралары яхшы кышлады, аларны тукландырып куйдык.
Җәмгыять кырларында көн саен уртача унлап техника эшли. Механизаторларны, аларга булышучыларны бушлай кайнар аш белән тәэмин итәләр.
-Былтыр бу вакытта коры, кырлардан тузан чыгып тора иде. Быел туфракта дым күп, җир йомшак, эшләве дә рәхәт. Хәзер җылы көннәр генә кирәк, - ди 30 елдан артык трактор иярләүче Григорий Миронов.
Әлеге уңган механизатор быел 700 гектардан күбрәк мәйданда чәчү чәчкән.
"Сөлчә"дә орлыклар начар түгел, солы орлыгы - беренче, бодайныкы икенче репродукцияле. Быел 100 гектарда люцерна чәчәргә дә мөмкинлек тапканнар, димәк, киләсе кышта азыкка аптырамаслар.
Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле фермаларында көн саен уртача 2,5 тонна сөт савалар. Бу - төп керем чыганагы. Җәмгыятьтә эшләүчеләргә киләсе атнада апрель һәм май айлары өчен хак түләргә җыеналар. Терлекчеләргә үткән айлар өчен гел вакытында акча биреп баралар. Эшләгәч, моңа мөмкинлек була шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр батыры язгы чәчү “Сөлчә” җәмгыяте

2
X