Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика рейтингында Чирмешән 41 урында гына

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы үткән уку елында мәктәпләрдә бирелгән белемнең сыйфатын исәпләп рейтинг ясаган. Әлеге "баганада" безнең район күрсәткечләре, кызганыч, бер дә сөендерерлек түгел. 43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округы күрсәткечләре кергән "Белем бирүдә югары сыйфат өчен" рейтингында без 41 нче урында. Монда районнарда рус теленнән һәм математикадан...

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы үткән уку елында мәктәпләрдә бирелгән белемнең сыйфатын исәпләп рейтинг ясаган. Әлеге "баганада" безнең район күрсәткечләре, кызганыч, бер дә сөендерерлек түгел.

43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округы күрсәткечләре кергән "Белем бирүдә югары сыйфат өчен" рейтингында без 41 нче урында. Монда районнарда рус теленнән һәм математикадан бирелгән бердәм дәүләт имтиханнарыннан уртача баллар, Бөтенроссия олимпиадаларының региональ этабында җиңүчеләр өлеше, 11 не тәмамлап аттестат алалмаучылар, укучылыр һәм педагогик хезмәткәрләр саны исәпкә алынган.
Балаларны тәрбияләү һәм аларга өстәмә белем бирү эшчәнлеге рейтингында да Чирмешән 41 нче урында гына. Белгечләр әлеге бәяне районда өстәмә белем бирүнең, балалар хәрәкәте үсешен, физик сәламәтләндерү, спорт-масса эшен, республика конкурсларында катнашуны, җинаятьләрне кисәтү эшчәнлегенең оештырылуын, яшьләр сәясәтен тормышка ашыруны, "Ел укытучысы- 2015" бәйгесендәге күрсәткечләрне чагыштырып биргән.
Милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингында 37 нче урын билибез. Монда туган телдә белем алучылар өлешен, татар теленнән бердәм имтихан күрсәткечләрен, республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар өлешен караганнар.
Безнең районның гомумбелем бирү мәктәпләре арасындагы рейтингта Әккәрәй мәктәбе - лидер. Рейтингта 1 нче Чирмешән мәктәбе икенче урында, күтәмәлеләр өченчедә. Лицейлар, гимназияләр арасындагы аерым рейтингта Чирмешән лицее күрсәткечләре начар түгел.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән мәгариф республика конкурсы