Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда бар да волейбол уйный

Район беренчелегенә волейбол буенча төп - супер - финалда Күтәмә һәм Яңа Кади авыл җирлекләре, боз спорт сарае командалары көч сынашты. Бу алышта спорт сарае осталары беренче урынны яулады. Икенче урынга чыккан Күтәмә волейболчылары моңа кадәр Бәркәтә, Ивашкино, Яңа Элмәле, Лашман командаларын да бирелдергәннәр. - Бездә мәктәп залында, урам якта...

Район беренчелегенә волейбол буенча төп - супер - финалда Күтәмә һәм Яңа Кади авыл җирлекләре, боз спорт сарае командалары көч сынашты. Бу алышта спорт сарае осталары беренче урынны яулады.

Икенче урынга чыккан Күтәмә волейболчылары моңа кадәр Бәркәтә, Ивашкино, Яңа Элмәле, Лашман командаларын да бирелдергәннәр.
- Бездә мәктәп залында, урам якта да ел әйләнәсе диярлек волейбол уйныйлар,- ди Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина. - Егетләр дә, кызлар да бу уенга хөрмәтле.
Күтәмәнең авыл җыелма командасы авыл җирлекләре арасында иң көчле икәнен күрсәтте. Барысы 17 җирлек командасы катнашкан группада искеэлмәлелеләр - икенче, утызимәнлеләр - өченче.
Зур Чирмешән елгасы ярындагы пляж мәйданчыгында нәкъ бу көнне, чүт кенә алданрак, мәктәпләр командалары арасында да җиңүчеләр билгеле булды.
Финалда, Күтәмә һәм Чирмешән лицее алышында күтәмәлеләр өстен чыкты. Хәер, Антон Беглов кебек төз, көчле уенчылары булган бу команданы оту бик кыен.
Ивашкино укучылары әлеге группада өченчедә.
Волейбол буенча ярыш атна буена сузылды. Берьюлы әллә ничә команда уйнады, быел пляж буенда гына да сигез мәйданчык ясалган бит. Оешмалардан, авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән 600ләп уенчы үз коллективлары данын яклады. Хәтта шактый олылар да туп бәрде, тәннәрен яздырды, сәламәтлеген кайгыртуын раслады. Әле бит команда җиңүләренә өлеш кертә алуыңны көчең булуны сизүнең, кемнедер отып сөенүнең рәхәте ни тора!
Ярышта җиңүчеләрнең барын да атамадык бит әле. Мәктәпләр, укытучылар командалары арасында (монда 20 команда иде) Утыз Имән волейболчылары - беренче, Күтәмә укытучылары - икенче.
Район үзәгендәге 48 оешмадан җиңүчеләрне берничә көн уйнап ачыкладылар. Монысында да боз спорт сарае иң күп очколар җыйды. "Чирмешән" муниципальара бүлеге - полиция хезмәткәрләре - икенче, "Таман" җәмгыяте - өченче.
Районның волейбол буенча иң көчле, беренчелектә җиңгән командаларны киләсе атнада, физкультурачылар көнендә бүләкләргә планлаштыралар.
Автор һәм Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт