Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр ветеран – үзе бер язмыш

Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 23 ветеран яши. Аларның сафы елдан - ел сирәгәя бара. Кайбер авылларда сугышта катнашкан ветераннар инде бер дә калмады. Саминовкада яшәүче Прасковья Иванова райондашларыбыздан, сугышта катнашкан хатын - кызлардан әле дә исән - сау бердәнбер ветеран. 1943нче елның көзендә аңа повестка килә. Якташыбызны Курск...

Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 23 ветеран яши. Аларның сафы елдан - ел сирәгәя бара. Кайбер авылларда сугышта катнашкан ветераннар инде бер дә калмады.

Саминовкада яшәүче Прасковья Иванова райондашларыбыздан, сугышта катнашкан хатын - кызлардан әле дә исән - сау бердәнбер ветеран. 1943нче елның көзендә аңа повестка килә. Якташыбызны Курск шәһәренә хезмәт итәргә җибәрәләр. Фронтка барып җитәргә ерак та калмый, Прасковья Ивановналар утырган эшелонны немец самолетлары бомбага тота. Яраланган райондашыбызны госпитальга озаталар. Дәваланганнан соң ул элемтәчеләр курсларында укый. Хезмәттәшләре белән Украинаны, Белоруссияне, Румынияне, Венгрияне азат итүдә катнаша. "Батырлык өчен" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә. Прасковья Ивановна ире фронтовик Гурий Иванович белән (бүген инде ул вафат) гомер буе колхозда эшлиләр.
-Аллага шөкер, аякта йөреп торам әле. Кәеф яхшы, - ди 94 яшьлек Прасковья Ивановна. - Кызым янәшәдә, мине карап, тәрбияләп тора. Җитәкчеләргә дә рәхмәт, безне онытмыйлар, искә алалар. Безгә инде хәзер күп кирәкми, иң мөһиме - дөньялар тыныч булсын.
Югары Чегодайдан Габдрахман Сөләйманов һәм Габделхак Җиһаншин да күпне күргән фронтовиклар. 1919нчы елда туган Габдрахман абый 1939нчы елны армиягә алына. Кайтыр вакыты җиткәч кенә сугыш башлана. Яу кырында бер күзен югалтса да, Берлинга кадәр барып җитә. Икенче һәм өченче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә якташыбыз, медальләре дә күп. Башкомандующий Сталин, маршал Жуков исеменнән бирелгән Рәхмәт хатларын да саклый ул.
-Әти хәзер начар ишетә шул, - ди Габдрахман абзыйның кызы Розалия апа. - Шулай да телевизор карый, дөнья яңалыклары белән кызыксына. Аеруча хоккей карарга ярата. "Ак барс" командасы өчен җан ата. Элек ул сугыш елларын еш искә ала, ачтан тилмергән балаларны бик кызганып сөйли иде.
Габделхак абый Жиһаншин узган елның декабрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.
1943нче елны армиягә алынган якташыбыз элемтәче булып хезмәт итә. Аңа Карелия фронтында, Эстония, Литва тирәләрендәге бәрелешләрдә катнашырга туры килә. "Батырлык өчен" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң гомере буе колхозда хезмәт куя.
-Аллага шөкер, аякта йөреп торам әле, - ди Габделхак абый. - Җомга намазына мәчеткә барам. Яңалыкларны да белеп торасы килә. Телевизор карыйм, газеталар укыйм. Ходай бирсә, Җиңү көнен дә билгеләп үтәргә исәп бар.
17 яшьтән сугышка киткән Александр Мордвинов Түбән Кармалкада яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронтовик - икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, "Германияне җиңгән өчен", Жуков медальләре иясе.
Бөек Ватан сугышы ветераннары: Югары Кармалкадан Анисим Матвейчев, Иске Котыштан Николай Евдокимов бүген Чирмешәндә, республика программасы нигезендә төзелгән яңа йортларда яшиләр. Район үзәгендә гомер кичергән сугыш ветераннары Александр Чупахин, Георгий Гришанин, Александр Белоноговлар да Җиңү бәйрәменә җыеналар. Лашманнан Габдулла Мөхәммәтшин һәм Хәниф Гыйматдинов, Казанкадан Роман Королев, Яшәүчедән Хәниф Сөләйманов, Чумачкадан Миннебай Бадамшин, Әккәрәйдән Павел Борисов, Ульяновкадан Константин Васильев һәм Захар Прокофьев, Кара Чишмәдән Мөхәммәтдин Фәсхетдинов, Керкәледән Шәһит Фәттахов, Бәркәтәдән Мәсхут Сатдаров, Югары Кәминкәдән Рәуф Билалов та район үзәгендә һәм авылларда узачак Җиңү бәйрәменең хөрмәтле кунаклары булырлар дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орден Бөек Ватан сугышы медаль сугыш ветераны Саминовка авылы

2
X