Медаль тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районнында тырыш укучыларга - медаль
Бу уку елында районда урта мәктәпне 112 укучы тәмамлый. Әлеге егет һәм кызларның 10сы – Россия Федерациясе, 7 укучы Татарстан Республикасы медальләренә дәгъва кыла.
-
Чирмешәндә сан алучыларны бүләкләделәр
Былтыр районда авыл хуҗалыгын исәпкә алуны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан тугыз якташыбызга бу атнада бүләкләр тапшырылды. "Дәүләт статистикасы федераль хезмәте" ведомствосының аерым билгесе - "Бөтенрусия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен" медаленә сан алу комиссиясе рәисе Марат Әһлиуллин, вәкил Әсхәт Гарифуллин, вәкил урынбасары Елена Пешкова, статистика белгече Гөлназ...
-
Чирмешән районы тракторчысы медаль белән кайтты
Югары Кәминкә авылындагы "Ильхан" җәмгыятенең 23 яшьлек тракторчысы Рәдиф Минегулов Лениногорск районында узган сабанчылар бәйгесенең "Фигуралы йөрү" номинациясендә икенче урын яулады. -Механизаторлар әүвәл участокларны МТЗ-1221 тракторы белән сукалап күрсәттеләр. Аннан бәйгечеләрнең трактор йөртү осталыгы тикшерелде. Рәдиф соңгысында, 43 район вәкиле арасында икенче урын яулап, медаль, Диплом һәм 20 мең сум...
-
Чирмешән кызы Алинә Юринага медаль тапшырдылар
2 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Алинә Юринаның бердәм дәүләт имтиханнарында һәр фәннән баллары 75тән дә ким булмаган. Шуның өчен аны республиканың "Укудагы аерым уңышлары өчен" медале белән бүләкләделәр. Алинәнең аттестатында да гел "бишле" билгеләре генә. Мәктәпне медальгә тәмамлады. Сәләтле кыз әлеге яхшы билгеләренең "чын" булуын имтиханнарда да дәлилли алган: рус...
-
Әккәрәйдә яшәүче Калмыковларны медаль белән бүләкләделәр
Никонор белән Антониданың туйлары тәүлектән артык барган. Гадәт буенча, аларны бу көнне авылдагы 33 йортка чакырып кунак итәләр. Туганнарының, күршеләренең туйдагы теләкләрен, киңәшләрен үтәргә тырышып, бу пар шуннан соң 50 ел бик тату гомер итә. Моның өчен үрнәк Калмыковларны хәтта медаль белән бүләкләделәр. -Без әтине кайбер вакытта атналар буе күрми...
-
Һәр ветеран – үзе бер язмыш
Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 23 ветеран яши. Аларның сафы елдан - ел сирәгәя бара. Кайбер авылларда сугышта катнашкан ветераннар инде бер дә калмады. Саминовкада яшәүче Прасковья Иванова райондашларыбыздан, сугышта катнашкан хатын - кызлардан әле дә исән - сау бердәнбер ветеран. 1943нче елның көзендә аңа повестка килә. Якташыбызны Курск...
-
Чирмешәннән Нияз Гыймранов бер-бер артлы медаль “суга“
2 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Нияз Гыймранов Әлмәттә Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә узган көрәш ярышларында үз авырлыгында икенче урын яулап кайтты. Әлеге бәйгедә 22 команда катнашкан. -Ниязның төрле бәйгеләрдә алган 11 медале бар. Ул өметле, матур көрәшүче спортчы, - ди якташыбызның тренеры Илгизәр Закиров.