Бөек Ватан сугышы тег белән яңалыклар
-
Сугышта хәбәрсез югалган чирмешәнлеләрнең өстәмә исемлеге бар
Бөек Ватан сугышы мемориал-музее мөдире, "Сугышчан Дан клубы" ассоциациясе рәисе, хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Черепанов "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы редакциясенә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар дип саналган Чирмешән (Беренче Май) районы сугышчыларының исемлеген җибәрде. Аларның һәлак булулары турында мәгълүматлар Ассоциация активистлары тарафыннан соңгы айларда гына табылган. Шулай ук,...
-
Әтине сугыштан кайтканда Хутор тавы янында бандитлар үтерә
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Чирмешәндәге Геройлар Аллеясында Галимҗан Сөләйманов исемен мәңгеләштергән иделәр. Бабасының үлеме турында озак уйланып йөргәннән соң, аның оныгы Фоат Гатин хыялын тормышка ашыра. Инде ул бабасы атып үтерелгән урында истәлек ташы куйдырып, тирә-ягын төзекләндерткән. -Әти сугышка киткәндә миңа берничә ай гына була,...
-
Чирмешәндә - Хәтер көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешәндә Хәтер көне узды
Моннан 75 ел элек башланган, дүрт елга якын, төгәлрәге 1418 көн дәвам итеп, миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышын хәзерге буын да онытмый, онытмаска да тиеш. Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, 22 июнь көнне Чирмешәндә митинг үткәрделәр. Мәңгелек ут янында оештырылган чарада берничә йөз кеше катнашты. Районнан Бөек Ватан...
-
Чумачкада бәйрәм үткәрдек
Авылыбызда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына бу көнне апалар, әбиләр, бердәнбер сугыш ветераны Минебай абый Бадамшин, тыл ветераннары, кайткан кунаклар җыелды.
-
Һәр ветеран – үзе бер язмыш
Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 23 ветеран яши. Аларның сафы елдан - ел сирәгәя бара. Кайбер авылларда сугышта катнашкан ветераннар инде бер дә калмады. Саминовкада яшәүче Прасковья Иванова райондашларыбыздан, сугышта катнашкан хатын - кызлардан әле дә исән - сау бердәнбер ветеран. 1943нче елның көзендә аңа повестка килә. Якташыбызны Курск...
-
Сугыш туймәтлеләрне дә аямады
Бөек Җиңү бәйрәме һәр кеше өчен кадерледер. Күпме кеше гомерләре хисабына безгә ирекле тормыш яуланган. Ул чакта патриотизм хисе көчле булган, һәркем Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш кертергә омтылган. Сугыш безнең Галимовлар гаиләсенә дә рәхимсез кагыла. Касыйм бабай белән Мәгъдәнүс әбинең кече уллары Габдрахман яу кырында ятып кала. Бу вакытта аңа...
-
Бар байлыгыбыз агач чемоданда иде
Мин республикабыздан 10 яшькә генә яшьрәк икән, быел 85 яшь тула. Мин яшәгән чорда гына да илебездә күпме үзгәрешләр булды. Үткәннәрне уйлыйм да, бүгенге тормышыбызга сөенеп бетә алмыйм. Иң элек, алар да онытылмый шул, Бөек Ватан сугышы безнең балачакны кыскартты. 1941 елда мин 4 классны тәмамладым, шуннан соң укуны дәвам...
-
Әле дә егетләр кебек
Габделхак абыйны 17 яшендә хәрби хезмәткә чакыралар. 1943 елның 10 январенда сугышка алынган якташыбыз туган авылына җиде елдан соң, 1950 елда гына кайта. III дәрәҗә Дан ордены кавалеры Габделхак Җиһаншинга инде 86 яшь. Шөкер, ул әле сау - сәламәт, "егетләр кебек" йөгереп йөри, без килгәндә дә абзардан, маллар яныннан кереп...