Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Милләтләр кроссы - 2016" да ульяновкалыларга тиңнәр булмады

Район үзәгендә узган "Милләтләр кроссы - 2016" массакүләм спорт чарасында 300гә якын райондашыбыз тугыз төркемдә көч сынашты. Быел да Ульяновка һәм Иске Элмәле авыл җирлеге спортчылары иң күп призлы урыннарны яуладылар. Кросста катнашучылар арасында мәктәп укучылары да, җитәкчеләр дә, район оешмаларында һәм учреждениеләрендә эшләүчеләр дә бар иде. Иске Котыш, Әккәрәй,...

Район үзәгендә узган "Милләтләр кроссы - 2016" массакүләм спорт чарасында 300гә якын райондашыбыз тугыз төркемдә көч сынашты. Быел да Ульяновка һәм Иске Элмәле авыл җирлеге спортчылары иң күп призлы урыннарны яуладылар.

Кросста катнашучылар арасында мәктәп укучылары да, җитәкчеләр дә, район оешмаларында һәм учреждениеләрендә эшләүчеләр дә бар иде. Иске Котыш, Әккәрәй, Кармыш, Лашман, Бәркәтә, Иске Кади авылларында яшәүчеләр аеруча активлык күрсәттеләр.
Спорт бәйрәмен район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс МинҺаҗев ачып җибәрде, спортчыларга уңышлар теләде.
Беренчеләрдән булып стартка өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында яшәүче мөмкинлекләре чикле Роберт Муллин, Ленар Шиһабетдинов һәм Артем Писагин чыкты, алар символик дистанцияне үтте.
Калган спортчыларга төрле озынлыктагы дистанция каралган иде: кечерәкләр кыска арага йөгерсә, зурраклар ераграк арага чапты.
-Мин спорт яратам, былтыр да бу ярышларда катнашкан идем, - ди Ульяновкадан 9 яшьлек Кирилл Сумин. - Әлегә призлы урын ала алмадым, ләкин соңгы булып та килмәдем. Без гаиләбез белән спорт белән шөгыльләнәбез. Җәй көне йөгерәбез, кышын чаңгыда йөрибез.
Кириллның апалары Валерия белән Вика да бүген биредә, яшьтәшләре төркеме арасында көч сынап карадылар. Валерия финишка беренче килде.
Әйтергә кирәк, ярышларның иң өлкән катнашучылары - Анатолий Рыбкин һәм Татьяна Логинова да Ульяновка авылыннан. Алар 55 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә йөгерделәр. Ир-атлар арасында Бәркәтәдән Габдрәхим Гыйнванов, хатын - кызлардан Татьяна Логинова беренче урында.
18дән 54 яшькә кадәр катнашучылар өч төркемдә көч сынашты. Иске Элмәледән Татьяна Шерматова, Марина Колесникова, Анатолий Колесников, Ульяновкадан Фаиз Кармышев, Юлия Тимирясова финишка беренче килделәр.
Мәктәп укучылары арасында Ульяновкадан Василий Евдокимов, Валерия Сумина, Евгений Рыбкин, Иске Элмәледән Виктория Рябкова, Ангелина Шерматова, Сергей Бодрягин җиңүчеләр булдылар.
Гаилә эстафетасында Ульяновкадан Тимирясовлар җитезрәк булып чыктылар, алар беренче, Чирмешәннән Фоминнар - икенче урында.
ВИП - йөгерүдә Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов һәм яшьләрнең ял итү үзәге директоры Ирина Суворова дистанцияне беренче уздылар.
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Чарадан фоторепортаж: www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/11125-"millәtlәr-krossyi-2016"-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка Милләтләр кроссы