Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лагеркада яшәүчене көмешкә саткан өчен штрафка тартканнар

Быел март аенда "Алкоголь" операциясе барышында район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуның өч факты теркәлгән. 14 мартта Чирмешән-Акъяр һәм Нурлат-Кузай юллары чатында урнашкан "Шатлык" кибете сатучысы тыелган вакытта аракы саткан. 15 мартта Лагерка авылында яшәүче бер ир-атның көмешкә сатуын ачыклаганнар. Полиция хезмәткәрләре аның өеннән 2,2 литр көмешкә алган. 21 март...

Быел март аенда "Алкоголь" операциясе барышында район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуның өч факты теркәлгән.

14 мартта Чирмешән-Акъяр һәм Нурлат-Кузай юллары чатында урнашкан "Шатлык" кибете сатучысы тыелган вакытта аракы саткан.
15 мартта Лагерка авылында яшәүче бер ир-атның көмешкә сатуын ачыклаганнар. Полиция хезмәткәрләре аның өеннән 2,2 литр көмешкә алган.
21 март көнне Чирмешән кешесе өеннән 0,5 литрлы 8 шешә ялган билгеләре булган спиртлы эчемлек сата, аңарда барлыгы 33 шешә шундый суррогат табыла.
Алынган продукция экспертизага җибәрелгән. Аннары инде "сәүдәгәрләргә" закон каршында җавап тотырга туры киләчәк. Административ җаваплылыкка тартылган очракта, әлеге хокук бозу өчен 2 мең 500 сумнан 5 меңгә кадәр штраф каралган. Җинаять эше кузгатылса, иректән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Тыелган вакытта спиртлы эчемлекләр саткан өчен дә кибетчегә 1 мең 500 сумнан 2 мең сумга кадәр штраф бирәчәкләр.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лагерка самогон