Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кечечегодайлылар чиста суны Чирмешәннән ташый

Инде ике атна көннәр бик кызу тора, яңгырлар юк. Гадәттә, мондый вакытларда халык сусызлыктан интегә. Үткән елларда чирмешәнлеләрнең дә күпчелеге суның еш бетеп торуыннан зарланды. Ә быел сездә су бармы? Наташа Магданова (Чирмешән): - Бездә, Береговая урамында су бетми. Дөрес, бу урамга күчкәндә мондый проблема бар иде, яңа суүткәргеч сузгач...

Инде ике атна көннәр бик кызу тора, яңгырлар юк. Гадәттә, мондый вакытларда халык сусызлыктан интегә. Үткән елларда чирмешәнлеләрнең дә күпчелеге суның еш бетеп торуыннан зарланды. Ә быел сездә су бармы?

Наташа Магданова (Чирмешән): - Бездә, Береговая урамында су бетми. Дөрес, бу урамга күчкәндә мондый проблема бар иде, яңа суүткәргеч сузгач ул онытылды.
Екатерина Ланкина (Югары Кармалка): - Ике еллар инде, суүткәргечләргә коммуналь хуҗалык хезмәт күрсәтә башлагач, суның беткәне юк, Аллага шөкер.
Гүзәлия Сафиуллина (Чирмешән): - Май аеннан бирле Карл Маркс урамында сусызлыктан интегәбез. Көндез су ага, ә кич берәр эшкә тотыныйм дисәң, су юк.
Василий Захаров (Иске Элмәле): - Суның басымы көчле, бездә сусызлык проблемасы юк. Дөрес, элек, иске суүткәргеч еш тишелеп, сусыз кала идек.
Светлана Маркелова (Кече Чегодай авылы): - Без гомер буе сусыз интегәбез. Һәр йорт үзенә коелар казытты, аннан суны насос белән суыртабыз, тик ул эчәргә яраксыз, төбенә известь утыра. Бу суны малларга һәм бакчага сибәргә генә кулланабыз. Авылда эчәргә яраклы сулы берничә кое бар иде, алар да корыды. "Сабантуй" чишмәсенең суы да начарланды. Эчәргә суны кайчак Шенталага барып, кибеттән сатып ала идек, хәзер анда да сатмый башладылар. Чирмешәнгә барып, суны фляглар белән алып кайтабыз. Быел суүткәргеч суза башладылар, бәлки аннан сулы булырбыз.
Кәримә Мортазина (Түбән Чегодай авылы): - Аллага шөкер, суыбыз бар, краннан агып тора.
Валентина Игнатьева (Чирмешән): - Көннәр кызу һәм коры торса да, сусыз интекмибез.
Мәдинә Кыямова, Тәслия Мөхәммәтҗанова (Чирмешән): - Бездә, ХХI Партсъезд урамында җиде йортта халык сусыз тилмерә (күпчелек пенсия яшендәге кешеләр), суны төнлә йокламыйча җыярга мәҗбүр булабыз, анысы да самавыр борыныннан аккан кебек кенә. Безнең урамның каршы ягында да, янәшә урамда да халык бакчаларын сугара, ә без эчәр суга тилмерәбез. Кайчан гына сулы булырбыз икән?!
Су булмаудан зарланып, кайбер чирмешәнлеләр "Чирмешән коммуналь челтәрләре"нә мөрәҗәгать итә икән. Андый проблеманы мөмкин кадәр тиз чишәргә тырышалар. Су белән тоткарлыклар булса, әлеге җәмгыятькә 2-58-89 яки 2-56-80 номерына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы су агызу