Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән балалары лагерьларда ял итә

"Кояшлы" район лагерында җәй дәвамында дүрт сменада 175 бала ял итәчәк, 577 бала көндезге мәктәп яны лагерьларына язылган. Рөстәм Миңнеханов һәм региональ хөкүмәт балаларның һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм ялларын оештыру өчен тиешле шартлар булдыруга зур игътибар бирәләр. 30 уникаль республика Президент программаларының берсе нәкъ шуңа юнәлдерелгән. Илебездә кризис булуга...

"Кояшлы" район лагерында җәй дәвамында дүрт сменада 175 бала ял итәчәк, 577 бала көндезге мәктәп яны лагерьларына язылган.

Рөстәм Миңнеханов һәм региональ хөкүмәт балаларның һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм ялларын оештыру өчен тиешле шартлар булдыруга зур игътибар бирәләр. 30 уникаль республика Президент программаларының берсе нәкъ шуңа юнәлдерелгән. Илебездә кризис булуга карамастан, барлык программалар да тормышка ашырыла.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән дә балаларга төрле шифаханәләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен 84 юллама биргәннәр. Бу эшкә нефтьчеләр дә үз өлешен керттеләр, алар тапшырган сертификат буенча 6 кеше лагерьга бара.
"Кояшлы" район лагеры дүрт сменада эшләячәк. Беренче һәм икенче сменаларда төрле авыллардан 35 бала биредә 21 көн ял итәчәк. Өченче һәм дүртенче сменаларда 50әр бала килүе көтелә. Әти-әниләре бюджет сферасында эшләүчеләрнең балаларына юллама 2111, коммерцияле юлламалар 8095 сум тора.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге аша, Мамадыш районында урнашкан "Аргамак" палаткалы лагерында да ял итәргә мөмкинлек булачак. Анда 25 балага юллама бирелергә тиеш.
Аз керемле гаиләләр район социаль яклау бүлеге аша балаларын санаторийларда бушлай ял иттерә алачак.
- Шушы көннәрдә генә Чистай районындагы "Раздолье" лагерына 10 бала китте, - ди халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Светлана Мортазина. - Балаларының сәламәтлекләрен ныгытырга теләгән әти-әниләр безгә гариза яза алалар. 2-56-98 телефоны буенча да белешмә алып була.
Июнь башыннан районыбызда мәктәп яны лагерьлары да эшли башлады. Аларда балалар өчен спорт уеннары, ярышлар, бәйгеләр оештырыла. Программада район үзәгендәге бассейнда су керү, туган як тарихы музее экспонатлары белән танышу, планетарийга бару кебек чаралар да бар. Аларның эшен сыйфатлы итеп оештыру максатларында иң яхшы лагерьга конкурс та игълан иткәннәр.
Безнең район үзәгендә һәм башка кайбер авылларда республика программасы нигезендә уннан артык спорт мәйданчыклары төзелде һәм төзелә, - ди яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнис Гатауллин. - Анда волейбол, баскетбол уйнарга мөмкинлек бар. Әйтик, район үзәгендәге күл янәшәсендәге спорт мәйданчыгы беркайчан буш тормый. Безнең төп максат - җәй айларында балалар һәм яшьләр ялын файдалы һәм күңелле үткәрү.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы лагерЬ җәйге ял