Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадида механизаторлар чәчкечләр ремонтлый

Иске Кадидагы "Камалов Р. Ә." крестьян-фермер хуҗалыгы машина-трактор паркында эштән бушаган барча механизатор чәчкеч, культиватор ремонтына ябырылган. Аларга дүрт меңләп тырма тешен дә очлап, кулдан уздырырга кирәк. Тырмалар паркның бер бинасындагы "конвеер"га керә. Анда аларны болтына кадәр чишендереп, тешләрен Әнәс Ябинов кызу утта очлаганнан соң, янә җыялар. Махсус бригада 200...

Иске Кадидагы "Камалов Р. Ә." крестьян-фермер хуҗалыгы машина-трактор паркында эштән бушаган барча механизатор чәчкеч, культиватор ремонтына ябырылган. Аларга дүрт меңләп тырма тешен дә очлап, кулдан уздырырга кирәк.

Тырмалар паркның бер бинасындагы "конвеер"га керә. Анда аларны болтына кадәр чишендереп, тешләрен Әнәс Ябинов кызу утта очлаганнан соң, янә җыялар. Махсус бригада 200 тырманы шушы рәвешле яңартып куйган да, дөресрәге, аларның соңгыларын төзәтәбез, диделәр монда эшләүчеләр.
Икенче бинада 8 данә СЗП чәчкечләре ремонтлана. Осталар эшли торган урыннар җылы. Тагын шунысы яхшы, көздән юып чистартылган агрегатлар ябык бинада саклана. Кар астыннан казып аласы түгел.
-Капканы бер ачкач инде, чәчүгә кирәкле булган бар техниканы кузгатып, рәттән төзәтеп барабыз. Язга кадәр вакыт тиз уза ул, бездән тиешлесен эшләп өлгерегә кирәк,- ди хуҗалыкның баш инженеры Илдар Шәрипов. -Ярый әле чәчкечләр күп ремонт сорамый: алар яңа әле безнең. Запас частьләр кыйммәт бит хәзер. Әле менә моңа кадәр 200 сум торган подшипниклар 400 сум булып кайткан, диделәр.
Әлеге хуҗалыкта язгы кыр эшләре вакытында 15 ләп трактор "җикмәкчеләр". Инженерлары әйтүенчә, аларның күбесе төзек, зур ремонт таләп ителми.

Фото автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Кади механизаторы