Кади тег белән яңалыклар
-
Кадида кызык бабайлар бар иде
Хәзер замана үзгәрде, кешене ниндидер яңалык белән гаҗәпләндерү кыен. Фән-техника алга бара, яше, карты барысын да белә, барыннан да хәбәрдар. Ә моннан берничә дистә ел элек кенә телевизор, магнитофон ише техника да ахыр заман галәмәтенә тиң иде. Әти белән әни Яңа елга Мәскәүгә кунакка баргач, туганнарыбызның иске "Рекорд" телевизорын алып...
-
Иске Кадида урып-жыю кыза
И,и, малай, монда эчкән чәй, су - тир белән чыга да бетә, -дип көлештеләр Иске Кади комбайнчылары бөртекләрен бункерлардан машиналарга бушаткан арада. Кояшта кырыкка ук җиткән эсседә комбайн кабинасында муеннарыннан төшмәгән сөлгеләре кибеп өлгерми аларның. Уракта эшнең дә, тимернең дә кызган чагы. Якты Тау авылы белән Аксубай районының Кыязлы авылы...
-
Кади егетләре армиядән курыкмыйлар
Иске Кади авыл җирлегенә керүче авыллардан көзге чакырылышта 7 егет армия хезмәтенә киткән, ә берсе Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан. Иске Кади егетләре Илгиз Мөхтәсимов, Айнур Сәхапов, Камил Мотыйгуллин, Илнур Мотыйгуллин, Равил Гыймранов, Фазыйл Әхмәтҗанов һәм Светлогорск егете Салават Мортазиннар ноябрь, декабрь айларында солдат итекләре кигән. Үткән көз армиягә киткән...
-
Кади, Бәркәтә футболчылары “Юнайтед”ка каршы чыга
Районның иң оста мини-футболчыларын ачыкламакчылар. Әлеге спорт төре буенча быелгы район чемпионаты башланды да. 20 июль көнне старт алган бу бәйгедә тугыз команда көч сынаша. Район үзәгенең полиция бинасы каршындагы мәйданчыкта Чирмешәннән "Хезмәт резервлары", "Боз сарае", "Дүрт якорь",. "Факел", "Көрәшчеләр", "Сток Сити", "Юнайтед" командалары һәм Бәркәтә, Иске Кади авыллары спортчылары...
-
Дус яшәргә әтиләрдән өйрәндек
Бала чакта безгә кунакка Яңа Кадидан Нуретдин абзыйлар килеп йөри иде. Әтиләр шулай дус булып, аралашып яшәделәр. Без - балалар моны күреп үстек. Аннан үзебез дә башка халыклар белән дус яшәргә кирәк дип белә идек. Шулай яшәдек тә инде. Бик яхшы хәтерлим, 50 нче еллар ахырында безнең авыл янындарак промкомбинат...
-
Иске Кади мәктәбе укучысы “Гарри Поттер“ны инглизчә укый
Иске Кади мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айсылу Нуретдиновага иншалар язу берни тормый икән. "Тик менә шигырьләрне авыррак ятлыйм, истә калмый",- ди ул. Буш вакытында китаплар укырга хирыс авыл кызы фотога төшерү белән дә мавыга әле. Айсылу ничек өлгерә генә диген, гел бишлегә укый. Дөрес, математикасы бераз гына "аксый" төшә-төшүен. Күрәмсең,...
-
Кадида механизаторлар чәчкечләр ремонтлый
Иске Кадидагы "Камалов Р. Ә." крестьян-фермер хуҗалыгы машина-трактор паркында эштән бушаган барча механизатор чәчкеч, культиватор ремонтына ябырылган. Аларга дүрт меңләп тырма тешен дә очлап, кулдан уздырырга кирәк. Тырмалар паркның бер бинасындагы "конвеер"га керә. Анда аларны болтына кадәр чишендереп, тешләрен Әнәс Ябинов кызу утта очлаганнан соң, янә җыялар. Махсус бригада 200...
-
Җыеласы акчага урын бар
Иске Кади авыл җирлегендә 18 яше тулган һәм авылда теркәлгән һәр кешедән 100әр сум күләмендә үзсалым (самообложение) җыелырга дип сүз куешканнар. Әлеге төр салымны мулрак җыйган саен отышлырак, чөнки республика әлеге суммадан дүрт тапкырга күбрәк күләмдә акча бүлеп бирәчәк. Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллин әйтүенчә, үзсалым күләмен җыенда...
-
Кади егетләрен телевизордан күрсәтәчәкләр
Иске Кади мәктәбенең "Шәп егетләр" вокаль ансамбле (җитәкчесе Гөлинә Вәгыйзова) һәм 4 класс укучысы Айназ Камалов "Җырлы-моңлы балачак" телевизион конкурсында катнашып, икенче турга узганнар. Апрель аенда аларны Казанга, телевизион тапшыруда катнашырга чакырганнар. Соңрак якташларыбызның чыгышын "ТНВ - Яңа гасыр" каналыннан без дә күрә алачакбыз. -Форсаттан файдаланып, безгә даими ярдәм күрсәтеп...