Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ивашкинода арыш чәчәләр

"Әккәрәй", "ҮтәмешАГРО" җәмгыятьләрендә бөртеклеләр мәйданнарының яртысында комбайннар узган да. "ЧИРМЕШӘНАГРО" көн саен уртача 100 гектардан уңыш суктыра, арпаның һәр гектарыннан уртача - 53, ә уҗым бодаеннан 50 центнер уңыш җыялар. "Сөлчә" дә яхшы эшли. Инвесторлар шулай ук темпны көчәйтә баралар. Урасы, сугасы мәйданнар күп әле, бүгенге көнгә тулаем 10,5 мең...

"Әккәрәй", "ҮтәмешАГРО" җәмгыятьләрендә бөртеклеләр мәйданнарының яртысында комбайннар узган да.

"ЧИРМЕШӘНАГРО" көн саен уртача 100 гектардан уңыш суктыра, арпаның һәр гектарыннан уртача - 53, ә уҗым бодаеннан 50 центнер уңыш җыялар. "Сөлчә" дә яхшы эшли. Инвесторлар шулай ук темпны көчәйтә баралар.

Урасы, сугасы мәйданнар күп әле, бүгенге көнгә тулаем 10,5 мең гектардан уңыш суктырылган, ягъни барлык мәйданның 28 проценты буйсындырылган (былтыр бу вакытта 33,2 мең гектар, 89 процент булган).

Әлегә гектар көче 30 центнер чамасы (былтыр - 19). Бу яктан "ЧИРМЕШӘНАГРО" (51,4 центнер), "Әккәрәй" (43,2), "Лениногорск АГРОфирмасы" (40,1) иң алда.

Көзге культуралар чәчүдә "Серендеев Н.И." хуҗалыгы үрнәк күрсәтә, Ивашкино кырларында 150 гектарда арыш орлыгын җир куенына салганнар да. Район буенча быел арыш һәм уҗым бодае 15 мең гектарда чәчелергә тиеш.

Аяз көннәрдән нәтиҗәлерәк файдаланып калырга кирәк, салам җыюны, җир эшкәртүне, орлык әзерләүне, чәчүне тизләтү, кырда эшләүчеләрне мораль һәм материаль кызыксындыру чараларын киң куллану мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Үтәмеш Әккәрәй авылы арыш чәчәләр