Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ивашкино матбугатка язылу планын үтәгән

Ивашкино элемтә бүлекчәсе, киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, матбугатка яздыру планын 103 процентка үтәгән. Башка элемтә бүлекчәләре буенча караганда, матбугат басмаларына язылу Лагерка, Шешминка, Ульяновка, Кармыш, Түбән Кәминкә, Күтәмә бүлекчәләрендә яхшы бара. Соңгы вакытта Иске Кади халкы да активлашкан, Югары Кәминкәдә дә бу юнәлештә уңай үзгәрешләр сизелә. -Без өч...

Ивашкино элемтә бүлекчәсе, киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, матбугатка яздыру планын 103 процентка үтәгән.
Башка элемтә бүлекчәләре буенча караганда, матбугат басмаларына язылу Лагерка, Шешминка, Ульяновка, Кармыш, Түбән Кәминкә, Күтәмә бүлекчәләрендә яхшы бара. Соңгы вакытта Иске Кади халкы да активлашкан, Югары Кәминкәдә дә бу юнәлештә уңай үзгәрешләр сизелә.
-Без өч авылга почта таратабыз,- ди Лагерка элемтә бүлекчәсе начальнигы Зинаида Ларионова. - Хат ташучы Валентина Егорова Ишлинка һәм Мордва Афонькәсе халкына, мин Лагеркада хезмәт күрсәтәбез. Өч авылга 115 данә "Наш Черемшан" газетасын таратабыз.
Киләсе елның беренче яртыеллыгына ул "районка"га 96 заказ карточкасы тутырылды. Безнең якташлар "Сувар", "Тысяча Советов", "Республика Татарстан" газеталарын да яратып укыйлар. Газеталарга бик актив язылучылар да бар. Әйтик, Ишлинкадан Валентина Кузьмина, Мордва Афонькәсеннән Вера Бочарова, Лагеркадан Роза Корнилова һәрвакыт беренчеләрдән булып һәм берничә басмага заказ карточкасы тутыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наш Черемшан Ивашкино авылы. Республика Татарстан подписка Лагерка планерка Вера